Башкорт википедиячеләре Башкортстан Республикасы башлыгы гранты исәбенә биш бәйге һәм алты онлайн курс үткәрәчәк

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
Перейти к навигации Перейти к поиску
Geographylogo.png Башка телләрдә: башҡортса • English • русский • татарча/tatarça

12 марта 2021 года

Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

2021 елның 18 гыйнварында башкорт википедиячылары, гадәттәгечә «Башинформ» мәгълүмәт агентлыгы аркылы, Башкортстан Республикасының Гражданлык җәмгыятенә ярдәм күрсәтү фонды үткәргән Башкортстан Республикасы грантлары конкурсында җиңүләре турында игълан итте.

«Башкорт телендә Башкортча Википедиягә һәм Викимедианең тугандаш проектлары волонтёрларына ярдәм итү үзәге» проекты 38 җиңүче арасында.

1 807 797 сум күләмендәге грант «Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган партнерлыкка Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү максатында бүленә. Россиякүләм википедиячылар оешмасының беренче тапкыр төбәк хөкүмәте грантына гариза бирүе булды бу.

Проектның көтелгән нәтиҗәләре:
  • Яңа волонтёрлар — 90 кеше.
  • Википедияга язылган яңа мәкаләләр — 900 мәкалә.
  • Гамәлдәге Википедиядә мәкаләләрне тулыландыру — 300 мәкалә.
  • «Википедия:Белешмә» бүлегендә булдырылган яңа сәхифәләр — 80 бит.
  • Викимәгълүмәт (Викидата) белем базасындагы феноменны тасвирлау битләре — 300 карточка.

Википедиячылар аңлатканча, грант исәбенә биш тематик мәкаләләр бәйгесен үткәрү планлаштырыла, шул исәптән берсе — махсус укучылар өчен:

  1. «Тарихи Башкортстан топонимиясе» (географик объектлар турында),
  2. «112-че Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары» (Бөек Ватан сугышы турында),
  3. «Исемең матур!» (башкорт исемнәре турында; мәктәп укучылары өчен),
  4. «1 000 булырга тиешле һәм 10 000 тәкъдим ителгән мәкалә» һәм
  5. «Башкортча Википедиянең белешмә битләре».

Грантны тормышка ашыру чикләрендә шулай ук озынлыгы 20 сәгать тәшкил иткән «Википедия: кыскача танышу курсы» программасы буенча алты онлайн-дәрес курсы үткәреләчәк. Бер курс мәктәп укучылар аудиториясе өчен әзерләнеп үткәреләчәк.

Проектны Башкорт телен үстерү һәм саклау фонды, Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкортстан Республикасының матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык һәм «Бөтендөнья башкортлары королтае (конгрессы)» халыкара иҗтимагый оешмалар берлеге ярдәмендә тормышка ашыру планлаштырыла.

 

Сылтамалар[править]

Чыганаклар[править]

 
Wikimedia logo family complete-2013.svg
Flag-map of the world (2018).png
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Вики-акыллы кешелек проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
WikimediaRussia-logo-BW.svg
Flag-maps of the subjects of Russia.png
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы төбәк проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Wikimedians of Bashkortostan User Group.svg
Bashkortostan Ufimskiy rayon.png
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы Башкортстан проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
 

Комментарии[править]

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.