Викиновости:Хәбәр өстәргә

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
Башка телләрдә: English • русский • татарча / tatarça
Яңа хәбәр өстәргә

Мәкаләләр сезнең кебек укучылар тарафынан языла!
Яңа мәкалә исемен кертегез һәм мондагы күрсәтмәләргә таянып хәбәрегезне языгыз.


Формага мәкалә исемен кертегез һәм «Мәкалә ясау» (Создать статью/Create page) төймәсенә басыгыз.

Бу адым сезне бар кирәкле калыплар инде тиешле җиргә урнаштырылган һәм аларны кирәклечә тутыру турында белешмә бирелгән тирәлеккә китерәчәк. Монда текст кына язу кирәге кала.

«Үзгәрешләрне саклау» (Записать страницу/Save Page) төймәсенә басуга, хәбәрегез сакланачак. Үзгәртү дәвамында, хәбәрнең ничек күренәчәгенә «Алдан карау» (Предварительный просмотр/Preview) төймәсенә басып күз салу мөмкин. Хәбәрне язу яки үзгәртүләрне саклаудан баш тарту өчен, үзгәртүләр кертү битен ябу җитә.

Сакланылган хәбәрнең бастырылуы өчен, бәйсез мөхәррир тарафыннан тикшерүе зарур. Тикшерү өчен тапшыруга әзер булганыгыз кадәр, «Үзгәртү» (Править/Edit) функциясе ярдәмендә хәбәрегезгә бар кирәкле үзгәрешләрне кертә аласыз.

Үзгәртүләр кертү һәм экспериментлар куюда кыю булыгыз! Бар хаталы үзгәрешләр теләсә нинди мизгелдә бернинди зарарсыз кире кайтарыла яки бетерелә ала.

Яңа публикация булдыру яки инде булган берәвенә үзгәрешләр кертү теләгән берәүгә (хәтта хисап язмасы булмаган анонимнарга да) ачык. Теркәлсәгез, Викихәбәрләрдәге өлешегез үзегез сайлаган тәхәллүс астында ясалачак.

Объектив һәм тарафсыз булыгыз, нейтраль рәсми эш стилендә языгыз, бар карашларны да бирергә тырышыгыз, чыганакларыгызны китерегез.

Викихәбәрләрнең хокуки лицензиясенә туры килмәгән башка вебсайтлардагы текстларны кулланмагыз.

Викихәбәрләрдә мәкалә булдыруны адым-адым аңлатмалар бирүче Как создать статью в Викиновостях видео язманы карый аласыз.

Уңайлылыгыз өчен, проекта Махсус битләр бар. Моңа кадәр вики тирәлектә эшләгәнегез булмаса, махсус өйрәнү урынында тәҗрибә туплый аласыз. Шулай ук вики-код шпаргалкасы, хәбәрләр язу буенча гомуми киңәшләр һәм күптелле хәбәрне булдыру турында белешмәлек белән таныша аласыз.

Мөстәкыйль өйрәнү сәфәрегездә аңлый алмаган әйберләр белән очрашсагыз, Форумда сорау бирегез.

Бу битне яхшыртуда да кыю булыгыз, урынлы үзгәрешләрне аның бәхәсләшү бүлегендә тәкъдим итегез.