Вики-популярлык рейтингы: 2019 нчы елда Россияның җирле этнослары һәм аларның телләре
20 апрель 2020
| Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына. Викихәбәрләр — Викимедиа Фондының бер проекты. |
Вики-акыллы төбәк чикләрендә Россиянең җирле халыклары һәм алар белән бәйле телләрнең 2019 нче елы дәвамындагы халыкара күптелле вики-популярлыгы рейтинглары әзерләнде.
|
Төзмәдә уртача көнлек мөрәҗәгатьләр статистикасы түбәндәге категорияләр буенча бирелә:
- машина укырлык Викимәгълүмат элементлары (ВМ, аналитика кораллары, роботлар һәм ясалма интеллект системалары тарафыннан кулланылыш)
- күптелле Википедия мәкаләләре (ВП, мәгълүматны гадәттә төбәк тышында яшәүче кешеләр эзли)
- Викиҗыентыктагы аудио-визуаль файллар (ВҖ, аудио-визуаль мирасның популярлыгы).
Аналитик нәтиҗәләр чыгара алу өчен, югарыдагы проектларда популярлыгын тасвирлаучы статистик саннар Тел/Милләт арасындагы чагыштырма өлешләрне исәпләүдә кулланылды. Викимәгълүмат (ВМЧ), Википедия (ВПЧ) һәм Викиҗыентык (ВҖЧ) өчен күрсәткечләре ни кадәр зуррак булганда, бу ике бренд арасында тел популярлырак; киресенчә — милләт.
Имин хәлдәге һәм дә кыска заманда юкка чыгу куркынычы астындагы телләр/милләтләр өчен чагыштырмача коэффициентлары арасында ап-ачык тренд күренә кебек. Башка факторлар булмаган чакта, икътисади үсешне дә, мәдәни күптөрлелекне саклау өчен дә милләт брендларын үстерүгә юнәлгән чараларга караганда, тел брендын үстерүчеләре нәтиҗәлерәк булуын фаразларга була. Отышлы төр чараларына килгәндә, түбәндәгеләр өстен күренә кебек:
- телнең иҗтимагый мохиттә актив куллануны алга сөрү,
- киң катламнарының көндәлек тормышларында файдалы булырга торган эчтәлекне җирле телдә барлыгын кайгыру,
- бу телдә тасвирлана һәм бәхәсләшелә торган темалар даирәсен киңәйтү.
Викимедиа РУ порталындагы рус телле махсус битеннән аерым телләр буенча вики-мөхәррирләр турында статистик мәгълүматларга ирешеп була.
| См. также: |
Искәрмәләр
Чыганаклар
| Ярдәмче мәгълүмат | Бит турында мәгълүмат |
|---|
- Новости на татарском языке
- 20 апрель 2020
- Новости с ошибочной датой
- Викимедиа
- Википедия
- Оригиналь репортажлар
- Акыллы төбәк
- Викимедиа проектлары
- Азия
- Вики-проекты Викимедиа
- Викиданные
- Викимедиа РУ
- География России
- Европа
- Интернет
- Интернет в России
- Общество
- Общество в России
- Регионы России
- Рейтинги
- Рейтинги проектов Викимедиа
- Рейтинги проектов Викимедиа 2019 года
- Россия
- Викисклад
- Статистика
- Народы России
- Языки и диалекты России
- Умный регион (проект Викимедиа РУ)
- Бастырылган
- Марийцы



