Марий Эл буенча 300 км-лык вики-сәфәр

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
(перенаправлено с «Марий Элга 300 км вики-сәфәр»)
Перейти к: навигация, поиск
Geographylogo.png Башка телләрдә: русский • татарча/tatarça.

15 ноября 2017

Кара Диңгездә айлы төн. 1855. Справа внизу: Айвазовскiй. Из коллекции Козьмодемьянского художественно-исторического музея им. А. В. Григорьева
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикияңалыкларВикимедиа Фондының бер проекты булган Викиновости эчендәге татартелле бүлеге.

2017 елның 5 ноябрендә 2017 елның Идел буе вики-семинары кысаларында Викимедиа РУның Таулы Мари районының Козьмодемьянск шәһәренә вики-сәфәре узды.

Унсигез викимедияче ике машинада Марий Эл Республикасы һәм шулай ук Чувашия Республикасы территориясе буенча 300 км узып таулы мари мәдәниятнең үзәге Козьмодемьянск шәһәре истәлекле урыннары белән таныштылар.

Анда юл 2,5 сәгать алды һәм Чабаксар аша М7 федераль трассасы аша булды.

Козьмодемьянск мәдәни-тарихи музей комплексында экскурсияне Елена Юрьевна Карпеева алып бара, ул баш саклаучы, Марий Эл Республикасының ат казанган мәдәният хезмәткәре

Сәфәрнең беренче пункты булып А. В. Григорьев исемендәге сәнгать-тарих музее булды, аны анда эшләүчеләр «Иделдә кече Третьяковка» дип атыйлар. Александр Владимир улы Григорьев — рәссам, Козьмодемьянск өяз комитетының рәисе, Мари краенда туган. Балачагын һәм яшьлеген Козьмодемьянск шәһәре янында үткәргән. Белемен Казан Сәнгать Училищесында алган, анда аның укытучысы булып Николай Иван улы Фешин булган. Аннан соң — Мәскәү сынлы сәнгать, сын ясау һәм төзелеш сәнгате училищесы. Александр Владимир улы Мәскәүдән кайтканнан соң өяз халык мәгарифе бүлеге белән җитәкчелек иткән, ә 1919 елда крайда мәдәният һәм белем бирү буенча шашкын эшчәнлек башлаган һәм аның нәтиҗәсе булып өяз крайны өйрәнү музеен ачу булган.

Музей җитәкчесе Надежда Виктор кызы Сутенкова музейны мәдәниятны популярлаштыру Викимедиа РУ программасына кушуны хуплады, бу Россияда халыкара GLAM-инициативасының өлеше булган.

Хезмәттәшлек кысаларында музей Викимедиа РУ хезмәткәрләренә материаллар корпусын бирде — музей эшчәнлеге турында публикацияләр һәм иллюстрацияләр, аларны Идел буе вики-семинары вики-марафоны катнашучылары Россия Федерациясендә мәкаләләр сериясен язу өчен кулланмакчылар.

Шуннан соң вики-сәфәр катнашучылары ачык күк астында Мари этнографик музее уникаль экспонатлары белән танышты. Андрей Червяков РФ-ның шәһәр мәдәни мирасы 112 объектының 10-сын фотога төшерде (бөтенесе шәһәр территориясенда XVII—XIX гасырның тарихи-сәнгать һәм архитектура кыйммәтенә ия 130 бина бар), бу соңрак алар турында Бөтендөнья энциклопедиядә мәкаләләр язу өчен эшләнгән. Шулай ук музей хезмәткәрләре Козьмодемьянскның иске открыткалары белән ярдәм итте.

Николай Андреевич Селин — Козьмодемьянск порты паромының капитаны

Төшке аштан соң кунакларны Төбәк диңгез хәрәкәтенә хезмәттәшлек итү балалар иҗтимагый оешмасының, Марий Элның «Паллада» җилкән клубының рәисе Андрей Желудкин каршы алды һәм вики-катнашучыларны уку өчен җиһазланган залга һәм клубның кают-компаниясенә алып барды. «Яшь техниклар станциясе» МОУ ДОД җилкән спорты бүларак 2011 елның 18 ноябренда нигезләнгән клуб халыкара дәрәҗәгә чыкты, «Паллада» җилкән клубы юнгалары диңгездә йөрү практикасын «Седов» баркасында үткәннәр, 2013 елда Җирне әйләнү сәфәрендә катнашканнар һәм «Паллада» фрегатында 2014 елда Ерак Көнчыгыш ерак походында катнашканнар. Өч ел эчендә палладаныкылар Волхов елгасында, Ильмень күлендә, Кара Диңгездә, Балтик Диңгездә, Төньяк Диңгездә, Япон Диңгезендә, Охот Диңгезендә һәм Сары Диңгездә булган. Алар өч чит илдә булган: Германиядә, Көньяк Кореяда һәм Кытайда. Люйшунь (Порт-Артурда) Корея бугазында, Цусима утрауларында һәм Петропавловск-Камчатскийда рус хәрбиләренә дан биргәннәр.

Хәзерге вакытта «Паллада» җилкән клубында 60-тан артык яшь диңгезче «Юнга» һәм «Җилкән эше нигезләре» программалары буенча укый, меценатлар акчасына өйрәнү җилкән судносы «Изге Косма» төзелгән. Клуб директоры сүзләре буенча кызлар малайлар белән бертигез укыйлар һәм барлык мәсьәләләрне бик яхшы үтәргә тырышалар. Җилкән судноларында диңгез практикасын үткән, яхшы хасландырылганнарга «Курсант» званиесы бирелергә мөмкин (якорь белән погоналар)

Сәфәрнең кульминациясе булып Идел елгасы аша машиналарда паром белән кичү булды. Китү алдыннан паром капитаны Николай Селин үзенең тормыш юлы турында сөйләде. Бу аның 51-енче елга навигациясе. Ул Идел пароходствосында 1965 елдан метеорда (20 елдан артык) эшләгән, бу портта төрле судноларда, шул исәптән капитан булып та. Ике ел армиядә хезмәт иткән (1968—1970). Казанга, Түбән Новгородка, Ока буенча йөргән. Күп еллар буе йөк сыешлыгы 73 тонна булган, Волгоград судно-ремонт-судно-төзү заводы төзегән Хабаровск «Дальдизель» дизель двигательле СП-26 паром-теплоходында йөргән.

Паром катнашучыларны яңартылган Йошкар-Олага кадәр юлга китергән һәм ике сәгатьтән соң инде кунаклар шәһәр үзәгендәге 20 катлы торак йортындагы булган альпинист клубы күзәтү мәйданчыгына менгәннәр.



Сылтамалар[править]

Чыганаклар[править]

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викияңалыклар өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.




Комментарии[править]


Викиновости, Викимедиа РУ и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.