Русча Википедия катнашучысына мәкаләне бетерү тәкъдиме өчен мәхкәмә белән яныйлар

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça • саха тыла • English

2020 елның 11 гыйнвары

Владимир Волохонский
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

Русча Википедия катнашучысы Владимир Волохонский үзенә Facebook аркылы мәхкәмә белән янау турында хәбәр итте. Алексей Ситников исеменнән гамәл кылуын белдергән адвокат Вадим Казеев, аның клиенты турындагы мәкаләне бетерү бәхәсенә чыгаруы өчен Владимирга мөрәҗәгать итүен белдерә, аны «А. П. Ситниковка карата намусын, яхшы дәрәҗәсен һәм эшлекле репутациясен хурлаучы ышанычсыз мәгълүмат таратуда» гаепли һәм мәхкәмә системасы юлы аркылы гамәлләр белән яный.

Мәсъәлә русча Википедия форумына түгелүенә, мәкалә игътибар үзәгенә чыкты (Стрейзанд эффекты) — 2019 елның июль аеннан бирле бара торган бетерү бәхәсенә шул ук көн нәтиҗә чыгарылды, адвокатның ышанычлысы турындагы мәкаләсе шул ук көнне әһәммиятлелек критерийларына туры килмәве аркасында Википедиядән бетерелде.

Хатны җибәрүчесенә килгәндә, Мәскәү адвокатлар палатасының рәсми сайтында шундый исемле адвокат чыннан да телгә алына. «Трунов, Айвар и партнеры» адвокатлар коллегиясе әгъзалары арасында да шул ук хокукчы очрый.

Википедия принципларын һәм кагыйдәләрен аңламаганлыгын күрсәтә адвокат Казеев хаты. Мәкаләләргә үзгәртүләр кертүчеләрне эксперт дип атаса да, бу сүзне нинди мәгънәдә кулланганы аңлашылмый. Википедия мәкаләләренә үзгәртүләр кертү буенча эшчәнлекне исә бөтенләй һөнәргә тиңли. Шулай ук Вадим әфәнде мәсъәләнең фактик ягын аңларга вакыт тапмаганын күрсәтә. Үз клиенты турындагы мәкаләнең 2011 елда бетерелүендә дә Владимир Волохонскийны гәепли, соңгысының бәйле процедурада катнашмавына карамастан. Соңрак барлыкка килгән һәм Владимир катнашканы булган очрагында исә, Волохонскийның бар гамәлләре Википедия кагыйдәләренә тугрылыклы башкарылган — мәкаләдә күрсәтелгән фактларны раслаучы ышанычлы һәм ышандырырлык чыганакларның (Википедия терминологиясе буенча — «абруйлы чыганаклар») булмавы белдерелгән, мәсъәлән, Ситниковның фәннәр докторы дәрәҗәсенең булуы очрагында. Моннан тыш, Владимирның белдерүе гипотетик модальлектә язылган, ягъни аның шәхси карашын белдерә — монысы кулланылган «мөгаен» (рус. судя по всему) гыйбарәсе белән дә расланыла.

Викихәбәрләр корреспонденты һәм Викимедиа РУ әгъзасы Дмитрий Ерохин Владимир Волохонский белән элемтәгә кереп, аңа җибәрелгән хатның, беркетелгән документлар копиясен һәм аңлатмаларын алды:

«Бу документлар киштәсе белән танышу аның (Ситниковның – Викихәбәрләр искәрмәсе) бер 10-25 ел элек чыннан да сәяси консалтинг йолдызы булганлыгын аңладым. Герой бу дөньяда азмы-күпме танылган кеше булуын раслаучы уртак дусларыбыз да табылды. Мине бераз шаккаттырганы исә кешенең Мәскәү дәүләт университетында профессор булуы турында белешмәне чирек гасыр саклаганы... Әйе, үзем дә өлкән укытучы булганым бар, ләкин моны раслау өчен миңа белешмә кирәкми – моны гуглда тыелмаган һәркем бер минут өчендә таба ала... Россияле адвокатура үзенчәлекләре белән бик үк таныш түгелмен, әмма адвокат Кузеев монда үзенең адвокат статусын бозып, клиентында бу хәлгә карата нигезсез ышануларны тудыра дип уйлыйм. Яки, алдан ук башкарыла алмаслыгы билгеле булган адвокат ордерын юллап, үзенең статусын миңа басым ясау өчен куллана. Кайсысы яманрак икәнен белмим дә.»

Википедия — иреклеләр күмәкләшеп ирекле энциклопедияне үстерү өчен үзләре булдырган кагыйдәләр буенча эшләгән ачык проект. Бу кагыйдәләрнең берәве катнашучыларны мәхкәмәгә бирү белән янауны турыдан-туры тыя. Вадим Казеев бу кагыйдәгә каршы чыгарга булды, һәм теләнелгәненә туры килмәгән нәтиҗәгә иреште, күрәсең.

Шулай ук карагыз[править]

Чыганаклар[править]

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.
Фикерләр[үзгәртү]


Викихәбәрләр һәм Wikimedia Foundation, Inc. мәкалә эчтәлегендә һәм фикерләшү бүлегендә язылган әйберләр өчен җаваплы түгел.