Әдәби марафон: Викимедиа волонтёрлары һәм Татнетны үстерү фонды проектлары катнашучылары бер-берсен сәламләде

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça • English (Мета-вики)

19 мая 2019 года

VII Бөтендөнья татар «Әдәби марафон»(#әдәбимарафон) финалисты дипломы.
Сәхнәдән төшеп торучы татар язучысы Рабит Батулла.

Популяр татар телле «#әдәбимарафон»[1][2] проекты катнашучыларына Викимедиа хәрәкәте тәкъдим ителде.

15 май көнне Казанның КСК КФУ УНИКС үзәгенең зур концертлар залында квартал саен узучы «Әдәби марафон» бәйгесенең VII Дөньякүләм этабы финалистлары дипломнар белән бүләкләнде[3] һәм ел саен узучы «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең Х нчы сезонына рәсми старт бирелде.[4]

Викимедиачыларның Россия илкүләм һәм татар телле дөньякүләм берләшмәләре вәкилләре чарага бу тапкыр башлатыла торган «Википедия: Белем җәүһәрләре» (рус. Драгоценности знаний + Википедия) проектын киң аудиториягә тәкъдим итү, охшаш кыйммәтләр һәм миссияләре булган ике хәрәкәтнең инициатив төркемнәренең тагын да киңрәк хезмәттәшлекне җәелдерергә ниятләре булуын игълан итү өчен чакырылган иде.[5]

Бәйгенең инициаторы, даими оештыручысы һәм алып баручысы Раиль Гатауллин Фёдор Достоевскийның танылган «Укыгыз һәм белем алыгыз. Җитди һәм файдалы китаплар укыгыз. Тормыш калганын үзе эшләп бетерер.» өзеген китерә (рус. Учитесь и читайте. Читайте книги серьезные. Жизнь сделает остальное.).

Квартал саен үткәрелә торган 21-көнлек марафон «Татарстан китап нәшрияты» һәм «Татнетны үстерү фонды» оештыра, чара соңгысының Попечительләр советы, төрле партнёрлар һәм спонсорлар ярдәмендә үткәрелә. Меңнәрчә марафон катнашучылары көче белән тупланыла торган кыйммәтле материалны кабат кулланылыш аркылы файда китерүу өчен якын арада «Викиөзек:Әдәби марафон» (рус. Викицитатник+Литературный марафон) инициативасын үстерү күздә тотыла.

Ник финалистларның чираттагы төркемен котлау өчен татар әдәбияте бәйрәме катнашучылары күрергә теләгән йөзләрчә сөелгән чордаш татар язучылары урынына бер дә танылмаган берәүнең чакырылуын алып баручы киләчәк проект дәвамында хезмәттәшлек турында яңалыкны игълан итүе белән аңлатты. Чарада викимедиачыларның илчесе ролен башкарган Фәрһад Фаткуллин аудиториягә «Ел викимедиачысы — 2018» һәм Википедиянең татар телле бүлеген үстерүдә катнашучы волонтёр буларак тәкъдим ителде.

«Әс-сәламу галәйкум, хөрмәтле милләттәшләребез! Проектларының асылы[6] Җир йөзендә һәрбер кешегә галәмнең бар белеменә үз туган телендә ирешә алу мөмкинлеген бирү идеалына ирешү булган халыкара Викимедиа хәрәкәте волонтёрлары, аларның Россия илкүләм һәм дөньякүләм татар телле берләшмәләре исеменнән чара катнашучыларын сәләмлим. Безгә 18 яшь кенә, тик проектларыбызның кимендә берсе — 300 якын телдә эшләгән Википедия — ишеткәнегез бардыр. Волонтёрлар буларак, татар һәм Россиянең башка телләрендә контент үстерү юнәлешендә без инде күптән эшлибез, әмма Татарстанда иҗтимагый мохиткә соңгы арада гына, Минтимер Шәймиев биргән этәрүе һәм багышлавы, Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Максим Акимовның яклавы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның проект масштабын киңәйтүе[7] аркасында чыга башладык. Сәләт хәрәкәте белән хезмәттәшлегебез инде яхшы гына алга атлап тора, соңгы арада башка җирле партнёрларыбыз белән эшчәнлектә алгарыш күренә башланды.[8] Республикабызның Мәгәриф һәм фән, шулай ук Мәдәният министрлыгы юнәлешләрендә дә уртак проектларны башлата алуыбызга да өметләнәбез.[9] Татнетны үстерү фонды белән башлана торган хезмәттәшлегебез "Белем җәүһәрләре" проекты белән генә чикләнми, башка инициативаларыбыз да бар.[10] Булсын татар язучылары һәм аларның әсәрләре, булсын аларны бу марафонда катнашучы укучыларының эшчәнлеге дә дөнья буйлап кешеләргә танылуы һәм аларга файда итүе өчен үз өлешебезне кертергә торышырбыз.[11] Бүген үк җәмгыятебезгә чарагызда катнашуым турында хәбәр итәргә, соңыннан анын турында кыскача хисабымны татарча, русча һәм инглиз телләрендә бастырырга, фотографияләр белән сурәтләргә. Әһәмиятле эшегез өчен рәхмәтләребезне белдерәм һәм Сезнең белән бер селфи ясарга шат булыр идем. Рәхмәт!»

Аудитория Викимедиа идеалларына һәм аларга ирешү өчен үз өлешен кертеп торучы волонтёр-викимедиачыларга алкышлады, делегат исә чараны үз смартфонына төшереп торуны дәвам итте.

Мөрәсимдә катнашкан мактаулы кунаклары арасында 20 артык язучы һәм шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре арасында Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Мадина Маликова, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Рәфис Корбан, Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Хәбир Ибраһим, Илсөяр Иксанова, Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлсинә Галимуллина (Архивная копия от 31 мая 2019 на Wayback Machine), Гүзәл Галләмова (Архивная копия от 9 июня 2019 на Wayback Machine), Равилә Шәйдуллина (Архивная копия от 16 мая 2019 на Wayback Machine) һәм башкалар булды.[1]

Чараны алып баручысы сүзләренчә, марафончылар Татарстан китап нәшрияты әзерләгән 100 киңәш ителгән автор исемлегендәгеләрнең әсәрләре белән чикләнмәгән — проектның хэштегы астында социаль челтәрләрдә 1000 якын язучының хезмәтләреннән өзекләр бастырылды. 1100 финалист исемлегендә Татарстан районнары һәм РФ төбәкләреннән тыш хәтта Австралия вәкилләре урын алган.[12] Татар әдәбиятен уку буенча алдынгы өчлектә — Биектау районы (136 кеше), Саба районы (111) һәм Казан (104).[3] Әдәби марафончылар активлыгы ВКонтакте социаль челтәрендә күзәтелә, бәйле аралашулар эпицентры аларның тематик татар телле төркемендә урнаша. Бәйрәмнең азагына якынлашканда, Раил Мәүлет улы катнашучылар белән үткәннең абруйлы шәхесләре сүзләреннән торган теләкләре белән уртаклашты, аннары чара татар әдәби марафончылар гимны, күмәк фотографиягә төшү һәм автографлар бирү белән төгәлләнде.


Викисклад
Викисклад
На Викискладе? есть галерея:

Искәрмәләр[править]

  1. 1,0 1,1 #әдәбимарафон тантанасына татар китапларын укыган 1100 дән артык марафончы киләчәк!
  2.  «В Казани наградят финалистов всемирного литературного проекта #әдәбимарафон». Татар-информ, 14 мая 2019 года. (архив) (рус.)
  3. 3,0 3,1 Айдар Әхмәдиев «Татар әдәбиятын иң актив укучы районнар билгеле булды». Татар-информ, 16 мая 2019 года. (архив) (Архивная копия от 20 мая 2019 на Wayback Machine)
  4. X Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә гаризалар 26 нчы апрель көнне кабул ителә башлаячак!
  5. ВМРУ хатлашу сервисына эл.хат (март)(рус.)
  6. Wikipedia is first and foremost an effort to create and distribute a free encyclopedia of the highest possible quality to every single person on the planet in their own language. Jimmy Wales (тат. Википедия ул иң беренчедән Җир йөзебездәге һәрбер кеше үз туган телендә ирешә алган иң югары сыйфатлы ирекле энциклопедияне булдыру һәм җиткерү проекты. Джимми Уэйлс)
  7. ВМРУ хатлашу сервисына эл.хат (апрель)(рус.)
  8. «Мин татарча сөйләшәм» акциясе чикләрендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән Татар 4.0 проекты оештырылды
  9. ВМРУ хатлашу сервисына эл.хат (май)(рус.)
  10. Элек сүзгә алынганнарыннан тыш, шулай ук Татнет каталогын һәм Татнет cайтлары рейтингын уртаклашып үстерү, яңартып тору һәм таныту, татар язучылары турындагы, шулай ук татар телле ММЧлары, Республиканың районнары һәм торак пунктлары турындагы вики-мәкаләләрнең укылуы рейтингларын булдыру, һ.б. мөмкин.
  11. Викимәгълүмат элементларын булдыру һәм аларның күптеллелеген үстерү, һәр яз үткәрелә торган CEE Spring телара вики-марафоннар, «Акыллы төбәк» проекты чикләрендәге төрле башка инициативалар һәм башкалар аркылы
  12. VII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) финалистларын тантанага чакырабыз!

Чыганаклар[править]

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.

Комментарии[править]

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.