«Акыллы төбәк» вики-инициативасының Татарстандагы пилот проекты РФ вице-премьерына тәкъдим ителде

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça • English (Мета-вики)

16 февраля 2019 года

Фәрһад Фаткуллин «Акыллы төбәк» инициативысының Татарстандагы пилот проектын тәкъдим итә.
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.
«Акыллы төбәк» инициативысының эмблемасы.
Викимедиа проектлары гаиләсе эмблемасы (2013).

2019 елның 5 февраль көнендә Иннополиста Россия викимедиачылары «Акыллы төбәк» бөтенроссия волонтёр инициативасы чикләрендә Татарстанда үсә барган пилот проекты өстендәге эшчәнлекне беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр.

А. С. Попов ис. технопарктагы чаралар программасы тыгыз булуы һәм Республика җитәкчелегенең Викимедиа волонтёрлар җәмгыяте һәм аның проектлары асылы һәм мөмкинлекләре белән беренче танышуы аркасында, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Президентының Дәүләт протоколы идарәсе (Архивная копия от 31 августа 2019 на Wayback Machine) җаваплы хезмәткәрләре беренче тәкъдим итүне кыска вариантта үткәрү турында карар кылды. Баштан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе(недоступная ссылка) дәвамында планлаштырылган 7-минутлык татар телле чыгыш урынына (рус теленә синхрон тәрҗемәсе дә булырга тиеш иде), коллегия алдыннан оештырылган IT-проектлар күргәзмәсе(недоступная ссылка) белән танышу дәвамында беренче телгә алу оештырылды, русча булды, бер минуттан азрак вакыт таләп итте һәм визуаль материалсыз узды.

Фәрһадкә бу кыска хәбәрне җиткерү өчен ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге (Архивная копия от 8 ноября 2018 на Wayback Machine) һәм төбәкнең Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы проектларына багышланган стендлар арасында мөмкинлек бирелде. Аны тыңлаган төркемгә элемтә, транспорт һәм икътисадны цифрлаштыру өчен җаваплы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, элекке ТР һәм РФ элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсе министры Николай Никифоров, әлеге тармак өчен федераль министрлыкның гамәлдәге хезмәткәрләре һәм күп башкалар керде.

Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанда яшәүче халыкка Вики-компетенцияләрне тапшыру һәм аның киң катламнары вәкилләрен төбәкнең глобаль мәгълүмати мохиттә бар яктан тасвирлануына багышланган коллектив эшчәнлеккә җәлеп итүгә багышланган бу проектның зур социаль-икътисади әһәмиятен ассызыклады. Максим Акимов һәм аны җитәкләгән федераль түрәләр бу эшчәнлекне сәламләде, Рөстәм Миңнеханов исә Роман Шәйхетдиновка бу проект һәм аңа кирәкле ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны үзенә язма рәвештә җиткерергә йөкләмә бирде.

Татарстандагы пилот проектын үстерү буенча алга таба адымнар арасында, Фәрһадкә 21 февраль көнне BalaCity халыкара мультилингваль мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган дискуссиядә катнашуы, ә Сәләт ВикиМәктәбе проекты координаторы һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме вәкиле Тимерхан Шәйхетдинов һәм «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы башкарма директоры Станислав Козловскийга 27 февраль — 1 март көннәрендә «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узарга торган «Россия мәгәрифе» / EDU RUSSIA 2019 (Архивная копия от 13 февраля 2019 на Wayback Machine) форумының «Гомуми мәгәриф» секцияләрендә чыгышлар ясаулары көтелә.

Чыганаклар[править]

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.
Фикерләр[үзгәртү]


Викихәбәрләр һәм Wikimedia Foundation, Inc. мәкалә эчтәлегендә һәм фикерләшү бүлегендә язылган әйберләр өчен җаваплы түгел.