Казандагы вики-мәктәп XXI гасыр татар телле зыялыларын үстерү эшчәнлеге турында хисап тотты: различия между версиями

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
[досмотренная версия][досмотренная версия]
Содержимое удалено Содержимое добавлено
м соңтМәскәү > соң Мәскәү
cross-project navigation
Строка 1: Строка 1:
{|align=center
{{Башка телләрдә|ru|Казанская вики-школа отчиталась о подготовке татароязычной интеллигенции XXI века|tt|Казандагы вики-мәктәп XXI гасыр татар телле зыялыларын үстерү эшчәнлеге турында хисап тотты}}
|{{Башка телләрдә|ru|Казанская вики-школа отчиталась о подготовке татароязычной интеллигенции XXI века|tt|Казандагы вики-мәктәп XXI гасыр татар телле зыялыларын үстерү эшчәнлеге турында хисап тотты}}
|• [[m:CEE/Newsletter/December 2018/Contents/Russia report|English]]
|}
{{дата|8 января 2019}}
{{дата|8 января 2019}}
{{Тема буенча башка яңалыклар|Татарча Википедия|Татар теле|Фәрһад Фаткуллин|Тимерхан Шәйхетдинов|Викимедиа (tt)}}
{{Тема буенча башка яңалыклар|Татарча Википедия|Татар теле|Фәрһад Фаткуллин|Тимерхан Шәйхетдинов|Викимедиа (tt)}}

Версия от 14:39, 9 января 2019

Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça
English

8 января 2019 года

<dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Татарча Википедия notcategory = Бастырмаска notcategory=Викияңалыклар кыскача count = 4 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created

</dynamicpagelist><dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Татар теле notcategory = Бастырмаска notcategory = Викияңалыклар кыскача count = 4 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created

</dynamicpagelist><dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Фәрһад Фаткуллин notcategory = Бастырмаска notcategory = Викияңалыклар кыскача count = 4 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created

</dynamicpagelist><dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Тимерхан Шәйхетдинов notcategory = Бастырмаска notcategory = Викияңалыклар кыскача count = 4 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created </dynamicpagelist>

Конференция катнашучыларының уртак фотографиясе
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

21 декабрь көнне Сәләт йортында (Казан шәһәренең Островский урамындагы 23 нче йорт) узган «Сәләт ВикиМәктәбе» проектының 2018 ел көзге сессиясе йомгаклау конференциясенә Татарстан республикасының төрле районнарында яшәүче Татарча Википедиянең яшь активистлары, Казанның урта мәктәпләре укучылары, «Сәләт» Клубы проектлары җитәкчеләре һәм мәктәпләрдәге «Сәләт» клублары активистлары җыелды. Чараның кунаклары буларак «Викимедиа РУ» энциклопедик белемне таратуга теләктәшлек күрсәтүче табышсыз партнёрлыгы директоры Владимир Медейко һәм башкарма директоры Станислав Козловский, «Викимедиа РУ» ТП әгъзасы, Русча Википедия идарәчесе Дмитрий Жуков, «Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП башкарма директоры Татьяна Камалетдинова, «Сәләт ВикиМәктәбе» проектына нигез салучысы, 2018 елның «Ел викимедиачысы» Фәрһад Фаткуллин һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин катнаштылар.

Чара Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме, «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы (Россия викимедиачыларының илкүләм оешмасы) һәм Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан оештырылды.

«Сәләт ВикиМәктәбе» эшчәнлеге Сәләт проектлары активистларны һәм, гомумән, татар телле яшьләрне Викимедиа проеклары белән таныштыру һәм аларның үзенчәлекләрен куллануга өйрәтүгә юнәлгән. Бурычлары арасында шулай ук бу платформалар мөмкинлекләрен Сәләт проектлары чикләрендә куллануга кертү һәм XXI гасыр татар телле зыялыларны үстерү булып тора. Әлегә бәйле сәләтләрне үзләштерүгә багышланган 2 белем бирү сессиясе үткәрелгән, спикерлар буларак Википедиянең татарча һәм русча бүлекләре активистлары, «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы әгъзалары булып тора. 2018 нче ел дәвамында проектта Татарстанның 14 районыннан 24 мәктәп һәм югары уку йорты укучысы катнашты.

Сессиянең соңгы мастер-классы конференция дәвамында вебинар буларак үткәрелде. Санкт-Петербургтан Русча Википедия һәм Викисәфәр актив катнашучысы Екатерина Борисова караучыларга Викимедиа проектларында Россия мәдәни мирас объектлары турындагы эчтәлеге турында сөйләде. Шул ук арада Сәләт Йортының башка катында урын алган чәй өстәле буенда конференция кунаклары эшлекле очрашуны үткәрде. Башкалар арасында, анда «Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП генераль директоры Алмаз Вәлиуллин, «„Сәләт“ яшьләр үзәге» ДБУ директоры Айгөл Габдрахманова һәм «Сәләт ВикиМәктәбе» җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов.

Татар телле википедист Хабиль Сәхәбиев чыгышы

Бар катнашучылар Тимерхан Шәйхетдинов алып барган пленар утырышы өчен конференц-залында җыелды. Сәләт эшчәнлеге белән таныштыру өчен, башта кыскача видео уйнатылды, сәламләү сүзләре белән Айгөл Габдрахманова, Владимир Медейко, Татьяна Камалетдинова, Тәбрис Яруллин һәм Фәрһад Фаткуллин чыгышлар ясады. ВикиМәктәбенең язгы һәм көзге сессияләренең кайбер катнашучылары үзләре Татарча Википедиядә язып бастырган мәкаләләрне тәкъдим итте, болар арасында Тимерхан ел дәвамында проект чикләрендә ирешелгән уңышлар турында сөйләде, шулай ук Вики-юнәлешнең Сәләт проектлары чикләрендә рәсми танылуын һәм мәктәпләрдәге «Сәләт» клублары чикләрендә активистлары белән башланачак консультатив-мәгърифәтчелек эшчәнлеген игълан итте. Чыгышлар азагында Владимир Медейко һәм Фәрһад Фаткуллин Вики-мәктәп катнашучыларын Викимедиа проектлары буенча белем алу курсын тәмамлау турындагы таныклыклар һәм истәлекле буләкләр белән бүләкләделәр.

Сәләт ВикиМәктәбенең язгы һәм көзге сессияләре катнашучылары Фәрһад Фаткуллин һәм Владимир Медейко белән

Чарадан соң Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов кунаклары белән татар телендә язучы викимедистлар төркеме әгъзаларының Викимедиа проектларында татар телле контентны үстерү сорауларына багышланган эшлекле аралашуы узды.


Чыганаклар

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.

Комментарии[править]

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.