Татарча язучы викимедиачылар Россиядә дүртенче Викимедиа кулланучылар төркемен төзеде

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
Башка телләрдә: русский • эрзянь • башҡортса • татарча / tatarça

6 декабря 2018 года

<dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Татар теле notcategory = Бастырмаска notcategory=Викияңалыклар кыскача count = 4 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created

</dynamicpagelist><dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Фархад Фаткуллин notcategory = Бастырмаска notcategory = Викияңалыклар кыскача count = 4 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created

</dynamicpagelist><dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Тимерхан Шайхутдинов notcategory = Бастырмаска notcategory = Викияңалыклар кыскача count = 4 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created

</dynamicpagelist><dynamicpagelist>

category = Бастырылган category = Викимедиа notcategory = Бастырмаска notcategory = Викияңалыклар кыскача count = 4 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created </dynamicpagelist>

UG TAT юзер-төркеме логотипы
Тимерхан Шәйхетдинов һәм «Сәләт ВикиМәктәбе» катнашучылары, 2018 елның 17 июнь көне
Фархад Фаткуллин, 2017 елның 13 август көне
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

Wikimedia Foundation халыкара вакфы татар телендә язылган Википедия һәм Викимедиа хәрәкәтенең башка проектларын үстерү өчен җаваплы булачак «Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме» (англ. Wikimedia Community of Tatar language User Group) исемле юзер-төркеменең булдырылуын раслады. Викимедиа хәрәкәте эчендә кабул ителгән бу оештырылган хезмәттәшлек форматы, Викимедиа проектларының төрле җәмгыятьләренә юридик зат булдырмыйча, коллектив эшчәнлекне алып бару мөмкинлеген бирә.

Викимедиа хәрәкәте карашларын белдерүнең традицион формасы - «чаптер» исеме белән билгеле булган юридик зат булган бәйсез региональ оешмалар. 2008 елда нигезләнгән «Викимедиа РУ» табышсыз оешмасы Россия Федерациясендә шундый «чаптер» булып тора. Аның эшчәнлегенең максаты - Россия Федерациясе территориясендә ирекле гыйлемне таратуга ярдәм итү. Бу шулай ук оешманың максатларына туры килгән Россиядәге проектларга ярдәм күрсәтү аркылы башкарыла (мәсәлән, аларның мәнфәгатьләрен Дәүләт Думасында яклау).

Вики-проектларның үсеше дәвамында, физик затларга бәйле катнашучы төркемнәрен булдыру һәм эшчәнлекләрен оештыру җиңелрәк булуы ачыкланды. Шул ук вакытта, бу форматның берләшмәләр юлыккан күпчелек мәсьәләләрне чишүдә, башкарырга тиеш булган күпчелек гамәлләрне кылуда оптималь булуы күренде. Ягъни андый төркемнәр фикердәш викимедиачыларның координация һәм кооперациясе өчен яраклырак.

Юзер-төркемнәр иң беренчедән кечерәк Викимедиа проектларының җәмгыятьләренә файдалы булып чыкты — аеруча, Россия телләрендәге Википедия бүлекләренә. Бүгенге көнгә адый бүлекләр 40 тан артык.

2015 елда беренче россияле юзер-төркеме буларак төп максаты башкортча Википедияне һәм башка проектларны үстерү булган «Башкортстан викимедиачылары» (UG BAK) нигезләнде. 2017 елның февралендә Россиядә икенче охшаш берләшмә барлыкка килде — «Ирзә телендә язучы викимедиачылар» (UG EZY). Бу төркемнәрдә катнашучылар ярдәмендә русча Викихәбәрләрдә башланган инновацион эксперимент чикләрендә башкортча һәм ирзәчә бүлекләр оештырылды. UG BAK һәм UG EZY «Викимедиа РУ» һәм башка региональ оешмалар һәм Викимедиа хәрәкәте төркемнәре белән хезмәттәшлекне алып бара. Башкорт викимедиачылары үз эшчәнлегенә буген «вики-әбиләр» дип танылган олы буын вәкилләрен тарта алды. Соңрак, 2018 елның февралендә, Дон, Россия көньягындагы тарихи һәм географик регионы һәм Дон казакларының мәдәнияте белән кызыксынучы Викимедиа хәрәкәте катнашучыларының «Дон викимедиачылары төркеме» (UG RU-Don) расланды.

Татарча юзер-төркемен булдыру 2016 елда Сәләт Викимәктәбе чикләрендә барлыкка килде һәм Фәрһад Фаткуллин җитәкчелеге астында үсә башлады. Бер ел узуга проектның җитәкчелегенә Вики-мәктәптә укыган, Бөтенроссия Вики-конференциясендә һәм Идел буе Вики-семинарында «Сәләт ВикиМәктәбен» тәкъдим иткән Тимерхан Шәйхетдинов китерелде. «Күптеллелек» проекты чикләрендә Викихәбәрләрнең татарча бүлеге булдырылды.

2003 нче елның сентяберендә барлыкка килгән Татарча Википедиянең 15-еллыгы һәм Кейптаунда узган 2018 елгы Викимания конференциясенең ябылу тантанасында Википедия нигезләүче Джимми Уэйлсның татар телле викимедиачы Фәрһад Фаткуллинны «2018 ел Викимедиачысы» буларак игълан итү яңа дәрәҗәгә чыгуга әһәмиятле стимул булды.

Татарча язучы җәмгыять шарт булган бар кирәкле таләпләргә - минималь төзәтүләр һәм актив катнашучылар санына ирешкәч, татар телендә языла торган Викимедиа проектларын үстерүгә юнәлгәнлеге һәм максатлары (татар телендәге Википедияне татнетның иң популяр контент-порталына әйләндерү, татар телле викимедистларның яңа буынын тәрбияләү, тәҗрибә уртаклашу аркылы аларның сәләтләрен үстерү, татар телендәге бар гыйлемне ирекле лицензияләр астына күчерү) билгеләнгәч, туры килгәннән соң 2018 нче елның октябрь аенда нигезләүчеләр төркеме татарча язучы викимедислар юзер-төркемен теркәлүгә гаризаны тапшырды.

Юзер-төркеменең төп эшчәнлеге буларак «Сәләт ВикиМәктәбе» инициативасын дәвам иттерү, Татарстан Хөкүмәте белән республикада «Акыллы төбәк» проектын башкаруны оештыру, гамәлдәге татар телендәге Викимедиа проектларының тотрыклы үсешен һәм яңаларның барлыкка килүен кайгыру булып тора.

Россиядә шулай ук башка телле Википедияләр җәмгыятьләре актив эшчәнлек итә, мәсәлән, удмуртчасыныкы (удмурт викихәбәрләре), маричасыныкы, сахачасыныкы (саха викихәбәрләре) һәм күп башкалар.

UG EZY координаторы, Викимедиа РУ әгъзасы Андрей Петров,

«Безнең хәрәкәтебездә тагын бер волонтёр-хезмәттәшләр, дуслар төркеме барлыкка килүенә без бик шатбыз. Татарча язучы викимедиачылар төркеме бик профессиональ буларак эш итә - Россиядә генә түгел, халыкара дәрәҗәсендә дә кертем ясый, башка россияле телләр бүлекләренә дә ярдәм итә. Бу тәҗрибә өчен изге рәхмәт. Татар телендә ирекле гыйлемне популярлаштыру юлында, һичшиксез, уңышлар теләп калабыз.»

Викимедиа региональ һәм тематик оешмалар википедистларга аралашырга, тәҗрибә белән уртаклашырга, яңа катнашучыларны җәлеп итәргә һәм өйрәтергә ярдәм итә — Википедиянең төрле Россия телләрендә сөйләшүчеләр өчен аеруча әһәмиятле булган лингвистик мәдәниятне саклауда һәм үстерүдә өлеше зур.


Источники[править]

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.

Комментарии[править]

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.