Татарстанның милли мәгарифе Википедияне «эшкә җигә»

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça

25 сентября 2019 года

Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

Татар методистлары ознакомились с Викимедиа вики-проектлары белән танышты һәм алар турында район укытучыларына хәбәр итәчәк. «Татар теле» һәм «Татар әдәбияте» предметлары буенча биремнәрне ясауда вики-проектлар мохитен куллану башка дисциплиналарга да бу адымны ясауга кирәкле тәҗрибәне туплаячак, дип саный чыгыш ясаган Фәрһад Фәткуллин[1].

Методистлар каршында чыгыш ясауга викимедиачыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков чакырды[3]. Фәрһад Фәткуллин үз чыгышын укытучы һәм википедист Габдулла Хәмидуллин әзерләгән, башка викимедиачылар һәм министрлык хезмәткәрләре тарафыннан профессиональ рецензиясен үткән адым-адым инструкциясенә нигезләнеп төзеде.[4] Очрашуга бер атна кала, соңгы документ специалистларның танышуы өчен җибәрелгән иде, чыгыш алдыннан исә методистларның WhatsApp-төркемендә презентация слайдлары да уртаклашылды.

Ун минутлык чыгышы дәвамында Татарстанның иҗтимагый тормышына Викимедианың ничек керүе, күптеллелекне һәм мәдәни күптерлелекне саклауда Вики-проектларының әһәмияте турында сөйләде Фәрһад һәм татар телле вики-проектларының интерфейсы һәм тематик порталлары белән таныштырды. Татар язучысы һәм иҗтимагый эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов турындагы мәкалә үрнәгендә Википедиядә үзгәртүләр ясауны кайдан башларга кирәген күрсәтте — нәкъ бу мәкаләне татар әдәбияты буенча реферат урынына 2017 нче елда тугызынчы сыйныф укучысы Тимерхан Шәйхетдинов үстергән иде. Википедиядә хисап язманы теркәү, булган мәкаләне табу яки яңаны булдыру юллары, «Белешмәлекләр» бүлеге битләре күрсәтелде. «Викимедиа РУ» ТП эшчәнлеге кысаларында Мәгарифтә вики-проектларын куллану тәҗрибәсенә кыскача күзәтү ясалды.

Чыгыш ясаучыны озатканда, Ильгиз Халиков викимедиачыларны Республика укытучылары өчен үткәрелгән семинарларда катнаштырырга, анда Википедия белән эшләү буенча практик дәресләр оештырырга ниятен белдерде.

Киләчәк чыгышлар дәвамында аудиторияне шулай ук НП «Викимедиа РУ» башкарган проектлары, аеруча «Акыллы төбәк» проекты чикләрендә «Сәләт ВикиМәктәбе», Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татнетны үстерү Фонды һәм җирле юуйлары белән хезмәттәшлек үрнәкләре, татар телендәге вики-әсәрләре өчен ачык халыкара һәм россиякүләм вики-бәйгеләр белән таныштыру планлаштырыла.

Татар викимедиачылары Татарстан Президенты һәм Республика хөкүмәтенең ярдәмен тоя, Республика җитәкчелеге булдырган эш төркемнәрендә катнашырга чакырыла. 2019 нчы елның 16 июль көнендә узган беренче шундый җыелышта татарча Википедиянең идарәчесе, дүрт тапкыр Вики-премия лауреаты Марат Госманов да катнашкан иде.

Охшаш эшчәнлек башкорт викимедиачылары тарафыннан да башкарыла. 2019 нче елның апрель аенда алар башкорт теле һәм әдәбияте укытучыларының бөтенроссия җыенында катнашты.

Ростов өлкәсендә урта белем бирү өлкәсендәге проектларны Дон викимедиачылары төркеме башкара.

Россия Федерациясе буйлап аерым тәҗрибәле укытучылар вики-проектларны белем бирү процессына интеграцияне индивидуаль проектлар дәрәҗәдә башкара.


Искәрмәләр[править]

Источники[править]

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.

Комментарии[править]

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.