«Акыллы төбәк» вики-инициативасының Татарстандагы пилот проекты РФ вице-премьерына тәкъдим ителде
16 февраля 2019 года
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына. Викихәбәрләр — Викимедиа Фондының бер проекты. |
2019 елның 5 февраль көнендә Иннополиста Россия викимедиачылары «Акыллы төбәк» бөтенроссия волонтёр инициативасы чикләрендә Татарстанда үсә барган пилот проекты өстендәге эшчәнлекне беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр.
А. С. Попов ис. технопарктагы чаралар программасы тыгыз булуы һәм Республика җитәкчелегенең Викимедиа волонтёрлар җәмгыяте һәм аның проектлары асылы һәм мөмкинлекләре белән беренче танышуы аркасында, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Президентының Дәүләт протоколы идарәсе (Архивная копия от 31 августа 2019 на Wayback Machine) җаваплы хезмәткәрләре беренче тәкъдим итүне кыска вариантта үткәрү турында карар кылды. Баштан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе(недоступная ссылка) дәвамында планлаштырылган 7-минутлык татар телле чыгыш урынына (рус теленә синхрон тәрҗемәсе дә булырга тиеш иде), коллегия алдыннан оештырылган IT-проектлар күргәзмәсе(недоступная ссылка) белән танышу дәвамында беренче телгә алу оештырылды, русча булды, бер минуттан азрак вакыт таләп итте һәм визуаль материалсыз узды.
Фәрһадкә бу кыска хәбәрне җиткерү өчен ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге (Архивная копия от 8 ноября 2018 на Wayback Machine) һәм төбәкнең Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы проектларына багышланган стендлар арасында мөмкинлек бирелде. Аны тыңлаган төркемгә элемтә, транспорт һәм икътисадны цифрлаштыру өчен җаваплы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, элекке ТР һәм РФ элемтә һәм мәгълүматлаштыру өлкәсе министры Николай Никифоров, әлеге тармак өчен федераль министрлыкның гамәлдәге хезмәткәрләре һәм күп башкалар керде.
Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанда яшәүче халыкка Вики-компетенцияләрне тапшыру һәм аның киң катламнары вәкилләрен төбәкнең глобаль мәгълүмати мохиттә бар яктан тасвирлануына багышланган коллектив эшчәнлеккә җәлеп итүгә багышланган бу проектның зур социаль-икътисади әһәмиятен ассызыклады. Максим Акимов һәм аны җитәкләгән федераль түрәләр бу эшчәнлекне сәламләде, Рөстәм Миңнеханов исә Роман Шәйхетдиновка бу проект һәм аңа кирәкле ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны үзенә язма рәвештә җиткерергә йөкләмә бирде.
Татарстандагы пилот проектын үстерү буенча алга таба адымнар арасында, Фәрһадкә 21 февраль көнне BalaCity халыкара мультилингваль мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган дискуссиядә катнашуы, ә Сәләт ВикиМәктәбе проекты координаторы һәм Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме вәкиле Тимерхан Шәйхетдинов һәм «Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы башкарма директоры Станислав Козловскийга 27 февраль — 1 март көннәрендә «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узарга торган «Россия мәгәрифе» / EDU RUSSIA 2019 (Архивная копия от 13 февраля 2019 на Wayback Machine) форумының «Гомуми мәгәриф» секцияләрендә чыгышлар ясаулары көтелә.
Чыганаклар
[править]
Зинһар, Викихәбәрләр порталында аралашу кагыйдәләре белән танышып чыгыгыз.
Мәкаләнең җитешсезлекләрен хәбәр итү өчен (мәсәлән, хата яки башка кимчелекләр), фикер алышу битен кулланыгыз.
Бу биттәге фикерләр нейтраль караш тәртибенә туры килмәсә дә, тема чикләреннән чыкмагыз, ызгыш-талашка, башкаларны кимсетүгә юл куймагыз. Уйланырлык, фәһем алырлык, кәңәш булырдай тәкъдимнәр язырга тырышыгыз. Фикер алышуга, дусларча аралашуга корылган әңгәмә өчен булсын бу очрашу урыны. Бу турында уйланыгыз, зинһар.
Фикер язу өчен берничә киңәш:
- Яңа темаларны аскарак урнаштырыгыз.
- Яңы тема өчен юл башында йолдыз билгесен «*» кулланыгыз. Артабан үзегез әйтергә теләгән фикерне языгыз.
- Җавап бирү өчен юл башында алда торган фикердәге йолдызларга тагын берсен өстәп яза башларга кирәк.
- Хәбәрегезгә дүрт дулкын файдаланып (~~~~) кул куеп барыгыз. Алдан карау һәм саклау гамәлләре кылынганда алар урынына сезнең хисап язмагыз исеме һәм шул көнге датасы күрсәтеләчәк.
Игътибар! Мәкаләдәге темага туры килмәгән язмаларны фикер алышуда катнашкан һәркем яшерә, яки бетереп ташлый ала.
Ярдәмче мәгълүмат | Караулар статистикасы • Бит турында мәгълүмат |
- Новости на татарском языке
- 16 февраля 2019
- Новости 2019 года
- 2019
- 16 февраля
- Февраль 2019
- Викимедиа
- Оригиналь репортажлар
- Викихәбәрләр (мәкаләләр)
- Викимедиа хәрәкәте
- Викимедиа РУ (tt)
- Викимедиа вики-проектлары
- Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
- Аурупа
- Интернет (tt)
- Россиядәге Интернет
- Мәдәният
- Россия мәдәнияте
- Җәмгыять
- Россия җәмгыяте
- Россия халыклары
- Татарстан Республикасы
- Россия Федерациясе
- Рунет (tt)
- Русча Викихәбәрләр
- Тимерхан Шәйхетдинов
- Фәрһад Фаткуллин
- Викимедиа Фонды
- Станислав Козловский (tt)
- Николай Никифоров (tt)
- Статьи с объявленным, но не заполненным первым параметром шаблона Категории
- Бастырылган
- Содержат текст на татарском языке
- Россия в феврале 2019 года
- Викимедиа РУ