Соң булса да уң булды: Башкортча Википедия тантаналы рәвештә 15 еллыгын билгеләде

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
Башка телләрдә: башҡортса • русский • татарча / tatarça

12 марта 2021 года

Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

2021 елның 20 февралендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Башкорт Википедиясенең иң актив мөхәррирләре һәм аларга даими мәгълүмати ярдәмне күрсәткән журналистар җыелды. Википедияның башкортча бүлегенең 15 еллыгына багышланган башкорт википедиячеләре форумын халыкара туган телләр көненә туры китереп, Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды оештырды. Башкортча Википедиянең туган көне дип 2005 елның 16 апреле, IP 61.248.143.2 аноним автор тарафыннан беренче «Башҡортостан» мәкаләсе язылган көн санала. Дөньяда пандемия таралуы кулланучыларга бу вакыйганы былтыр апрельда билгеләү мөмкинлеген бирмәде, чара берничә тапкыр кичектерелде. Шулай да, соң булса да, уң булды.

Чараның рәсми өлешен ачып, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов: «Бу кешеләр альтруизм белән зур эш башкара. Аларга күп еллар тиешле игътибар бирелмәде. Минемчә, алар дәүләт һәм җәмәгать наградаларына лаек. Чыннан да, бу катнашучыларның өлеше бик зур. Алар бөртекләп җыеп интернетта башкорт контентын булдыра. Ә интернетка эләккән әйбер югалмый, анда мәңгегә кала. Алар бүген язган мәкаләләрне киләсе буыннар күп еллардан соң да укыячак. Ирекле катнашучылар дөнья челтәрендә башкорт теленең цифрлы нигезен булдыра. Без аларга бу эшләрендә, шул исәптән грант проектларын тормышка ашыруда ярдәм итәчәкбез».

Аннары Азат Шамил улы Башкортстан Башлыгының Мактау кәгазьләрен Нуретдинов Ансар Әнвәр улына һәм Юлдашева Луиза Әбүталип кызына, Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәтен Салихов Зөфәр Гәбделәхәт улына һәм Нигаматьянова Зәйтүнә Нариман кызына, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау кәгазьләрен Акбутина Әлфия Носрат кызына, Абдрахманова Ләйсән Булат кызына һәм Атамбаев Раян Гафар улына тапшырды.

Бүләкләү тантанасын Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова дәвам итә: «Башкортларда бәхетлеләрнең бәйрәмнәре гел бергә уза диләр. Иртәгә без халыкара туган телләр көнен билгелибез, шуның белән барыгызны да котлыйм. Туган телне интернет челтәрендә үстерү - башкорт вики-җәмгыяте алып барган мөһим юнәлешләрнең берсе, чөнки бүген яңа буын яңа белемне туры интернет челтәреннән ала. Әйе, нәкъ бу буынны вики-хәрәкәткә юлыктырырга кирәк һәм без бу юнәлештә эш башлыйбыз. Безгә вики-өлкәннәр генә түгел, вики-балалар да, вики-үсмерләр дә кирәк. Әйдәгез, бергәләшеп башкорт дөньясын популярлаштырыйк һәм ватандашларыбызның дөньяга карашын киңәйтик».

Эльвира Ринат кызы Бөтендөнья башкортлары корылтаеның (конгрессы) «Ал да чәч нур халкыңа» медале белән Ситдыйкова Гүзәл Рамазан кызын, Вәлиева-Яубасарова Миңлебанат Хәсән кызын, Йосыпова Миңлехәят Миңлесәет кызын, Сөләйманова Гөлшат Әхмәт кызын һәм Куандыкова Таңсылу Зәки кызын бүләкләде.

Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Булат Зиннуров ведомство наградаларын хаклы ялда булуларына карамастан, үсмер буынны үзләре өлгесендә тәрбияләгән укытучы вики-волонтерларга тапшырды. Интернет челтәрендә, атап әйткәндә Википедияда, башкорт телен саклауга һәм үстерүгә бәясез зур өлеш керткәннәре өчен Әхмәтҗәнова Миләүшә Арысланбәк кызы - Мактаулы грамота, Котлыбаева Көнсылу Зәки кызы, Гыйзәтуллина Рәшидә Хәй кызы һәм Абдуллина Миңсылу Фәйзрахман кызы исә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Башкортстан Республикасының Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды үзенең оештырылу көненнән алып башкортча Википедиясе белән тыгыз бәйләнештә эшли, аның проектларын һәм чараларын тормышка ашырырга төрле яклап ярдәм итә. Фонд җитәкчесе Гөлназ Йосыпова БашВикиның иң яшь катнашучысы - Салихов Айдар Зөфәр улына оешманың Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук Википедияның башкорт телен үстерүгә һәм пропагандалауга сизелерлек өлеш керткән башка тел бүлекләре һәм проектлары волонтелары: «Викимедиа РУ» коммерциягә карамаган патнерлыгы директоры Медейко Владимир Владимирович, Башкортча Википедиянең техник идарәчесе Каганер Павел Львович, Лезгинча Википедия идарәчесе Абарников Олег Игоревич, Русча Викияңалыклары идарәчесе Красоткин Александр Николаевич, Татарча Википедия идарәчесе Фәткуллин Фәрхәд Наил улы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шулай ук Википедия-2020 бүләкләре үзенең хуҗаларын тапты: Владимир Медейко 2019 елда 1334 мәкалә язган һәм Бөрҗән районында Викимедиа хәрәкәтен актив популярлаштырган Юлдашева Луиза Әбүталип кызына махсус номинациядә вики-бүләк һәм «Ирекле белем» премиясен Башкортстан Республикасында Викимедиа хәрәкәтенә озак еллар мәгълүмат җәһәтеннән ярдәм итеп торучы Шакиров Алик Фәез улына һәм «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына тапшырды. Атналык, радио һәм телепрограммалар редакцияләре Владимир Владимирович кулынан «Викимедиа РУ» коммерциягә карамаган партнерлыкның Рәхмәт хатларын алды.

Форумның икенче өлешендә Башкортча Википедия идарәчесе Раян Атамбаев яңа - 2021 елның 21 февраленнән башланып 2021 елның 11 октябренә - Җөмһүрият көненә кадәр дәвам итәчәк «Башкортлар» конкурс-марафонының исем туен үткәрде. Аның җиңүчеләр исемлеге 2021 елның 14 декабрендә - Башкорт теле көнендә игълан ителәчәк. Конкурсның оештыручылары - Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды белән «Башкортстан Википедиячеләр» рәсми булмаган җәмгыяте. Башкортча Википедиянең үсеш перспективаларына багышланган түгәрәк өстәлдә активистлар көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышты, киләчәккә планнар билгеләнде.

Бүген башкорт телле бүлеге вики-волонтерлары Башкортстан Республикасының Ватандашлар ширкәтенә булышу фонды аша Башкортстан Республикасының дәүләт телләре һәм туган телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән субсидияләр рәвешендә бирелгән Башкортстан башлыгы гранты чараларын үткәрү буенча зур эш башкарырга: биш тематик конкурс үткәрергә һәм яңа башлаучы википедистларның алты төркемен укытырга кирәк. Мәкаләләр язу буенча беренче «Тарихи Башкортстан топонимиясе» конкурсы һәм онлайн ВикиМәктәптә Википедия серләренә өйрәтүнең беренче курсы 2021 елның 1 мартында башлана.

Чыганаклар[править]

Бу хәбәр Күптеллелек һәм Вики-акыллы кешелек проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы төбәк проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы Башкортстан проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.

Комментарии[править]

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.