Сәләт ВикиМәктәбе Викихәбәрләр һәм башка Викимедиа проектлары турында сөйләде

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей

2020 нчы елның 29 нче гыйнвары

Башка телләрдә: русский • татарча / tatarça • English

Сәләт ВикиМәктәбенең чираттагы уку-укыту сессиясе тәмамланды. Традицион рәвештә яз-көз системасы буенча уздырыла торган бу сессияләр Татарстан Республикасы яшьләрен Википлатформалар белән таныштыручы төп инструментларның берсе булып тора.

Көз-2019 сессиясен структур рәвештә 3 өлешкә бүләргә мөмкин:

  1. Гаризалар кабул итү, 29 октябрь-20 ноябрь.
  2. Уку-укыту сессиясе, 21 ноябрь-12 декабрь.
  3. Сессиядә катнашучылар өчен мини-конкурс, 12-31 декабрь.
Сессия

Бу өлеш 7 дәрестән тора, 3 се — практик, 4 дәрес- лекцион форматта уза.

Практик дәресләр вакытында катнашучылар Википедия, визуаль һәм кодлы мөхәррирләр һәм мәкалә язуның төп нигезләре белән танышалар (сессия тәмамлангач, уку-укыту программасын узу турында сертификат алырга теләгән һәр катнашучы мәкалә язарга тиеш була).

Лекцион дәресләр Викисклад, Викихәбәрләр кебек вики-проектлар турындагы белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән иде. Барлык видеодәресләр Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеменең ютуб-каналында урнаштырылган.

Соңгы дәрестә сезонның актив катнашучылары һәм оештыручылар командасы (фотода) җыелды.

Конкурс

Хәзерге вакытта сессиядә катнашучылар өчен мәкаләләр һәм медиафайллар конкурсы уза. Катнашучыларның иң активлары ВикиМәктәпнең Язгы конференциясендә бүләкләнәчәк.

Чыганаклар[править]

Чыганаклар[править]

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы төбәк проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Бу хәбәр Күптеллелек һәм Акыллы Татарстан проектлары хезмәттәшлеге кысаларында булдырылды.
Фикерләр[үзгәртү]


Викихәбәрләр һәм Wikimedia Foundation, Inc. мәкалә эчтәлегендә һәм фикерләшү бүлегендә язылган әйберләр өчен җаваплы түгел.