Удмурт дәүләт университетында Вики-мохиткә багышланган семинар
25 сентября 2016 года
category = Бастырылган category = Викимедиа хәрәкәте notcategory = Бастырмаска notcategory=Викияңалыклар кыскача count = 8 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created
</dynamicpagelist><dynamicpagelist>category = Бастырылган category = Россия Федерациясе notcategory = Бастырмаска notcategory = Викияңалыклар кыскача count = 8 stablepages = only suppresserrors = true namespace = Main addfirstcategorydate = true ordermethod = created </dynamicpagelist>

| Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына. Викихәбәрләр — Викимедиа Фондының бер проекты. |

23 сентябрь көнне Викимедиа РУ һәм Ижау викимедистлары төркеме оештырган Вики-урал семинары чикләрендә Удмурт дәүләт университетында филология һәм журналистика факультетлары студентлары өчен Вики-мохит мөмкинлекләрен өйрәнүгә багышланган чара узды.
Үз кереш сүзендә ВМРУ генераль директоры Медейко Владимир Владимирович вики-мәгърифәтчелек эшчәнлегенең әһәмиятенә һәм дөньякүләм ничек алып барылуына тукталды. Вики-мөһитнең нәрсә икәне һәм нигә яраганы белән катнашучыларны МФТИ доценты Владимиров Сергей Михайлович таныштырды, туган сорауларга үзенең белем бирү эшчәнлегендә куллануы тәҗрибәсеннән үрнәкләренә нигезләнеп җаваплар бирде.
Чараның икенче өлеше буларак, Рожков Дмитрий Васильевич җитәкчелегендә студентлар бу мөһиттәге Викияңалыклар проектында үзләре язган хәбәрләрне бастырырга өйрәнделәр. Катнашучылар төркемнәргә бүленеп үзләренә берәр кызыклы тема буенча рус, инглиз, удмурт, эрзя һәм татар телләрендә контент тудырдылар һәм Викияңалыклар порталына урнаштырдылар.
3 көнлек Урал викисеминары Википедиянең удмурт телле бүлегенең ун еллыгына багышланган икенче эре Вики-чара булып тора. Бу вакыйга Удмуртия башкаласында Санкт-Петербург, Мәскәү, Киров, Чабаксар, Йошкар-Ола, Казан һәм Уфа шәһәрләреннән актив викимедиячеләрне туплады.
Сылтамалар
Чыганаклар
| Ярдәмче мәгълүмат | Бит турында мәгълүмат |
|---|
- Новости на татарском языке
- 25 сентября 2016
- Новости 2016 года
- 2016
- 25 сентября
- Сентябрь 2016
- Викимедиа хәрәкәте
- Россия Федерациясе
- Викимедиа
- Оригиналь репортажлар
- Викимедиа РУ
- Википедия
- Журналистика
- Ижевск
- Интернет
- Интернет в России
- Образование
- Образование в России
- Русские Викиновости
- Уральский вики-семинар 2016
- Бастырылган
- Россия в сентябре 2016 года

