Урдиайн башлангыч мәктәбе яңа Википедия рекордын куйды

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей
Башка телләрдә: русский • English • татарча / tatarça

2020 нче елның 29 гыйнвары

Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

Википедиянең иң яшь катнашучылары Испаниянең төньяк-көнчыгышындагы Урдиайн авылында яши. Башлангыч мәктәптә укучы 6-8-яшьлек балалар дөньяның иң мәшһүр онлайн-энциклопедиясенең үзләренең туган телле бүлегендәге балалар өлешендә торак пунктлары турында мәкалә яздылар.


Баск балаларының рекорды

Көтелмәгән рекорд турында хәбәрне 24 гыйнвар җомга кичен Баск викимедиачылары төркеме (баск. Euskal Wikilarien Kultura Elkartea) активисты Гальдер Гонзалес халыкара Wikimedia General исемле Телеграм-чатында уртаклашты.

Чикипедия балалар энциклопедиясендә мәкалә булдыру өчен, сыйныф укытучылары җитәкчелегендә ай дәвамында текст әзерләде, фотографияләр ясау өчен урын сайлады һәм кулланылачак башка мультимедиа файлларны билгеләде. Хезмәтләре бар дөньяга күренә башлануга, Наварра провинциясендәге исп. Barranca / баск. Sakana районының яшь викимедиачылары Җиребезнең төрле урыннарыннан мәкаләләре белән төшерелгән селфиләрне көтә — боларны Facebook/Twitter’да #TxikipediaUrdiain хэштегы белән урнаштыра яки эл.почта белән баск коллегаларыбызның hezkuntza@wikimedia.eus адресына җибәрә аласыз.

Чикипедия (баск. Txikipedia) — Викиюниор исемле проектның баск телле версиясе. Башка телләрдәге аналоглардан аермалы буларак, ул Викикитапта түгел, ә баскча Википедиянең (баск. Euskarazko Wikipedia) исемдәш махсус тирәлегендә урнаша. Башта күптелле Vikidia (vikidia.org) исемле балалар викисында үсә башлаган проектны, Викимедиа хәрәкәте кочагына күчерү карары 2018 елда кабул ителде.[1]

2017 елдан бирле Викимедиа белем бирү программасында иң яшь катнашучылар рекорды Грециядән 26 сигез яшьлекләр сыйныфына караган иде. Боларга Греция иҗтимагый мәктәпләр ассоциациясенең Википедия җәмгыяте әгъзасы Манос Кефалас ярдәм итеп торган иде. Грек сигез яшьлекләре өчәр бала төркемнәренә бүленеп, үз мәкаләләрен олылар яза торган Википедиядә булдыру өстендә эшләде — мөстәкыйль рәвештә абруйлы чыганакларга искәрмәләр урнаштыру, текст һәм мультимедиа материалларның авторлык хокукларына хөрмәт күрсәтү һәм бер-берсенә вики-тирәлектә тәртипле мөгамәләдә булу ягыннан рекордларын саклап тора. Бу өлкәдә зур уңышларга ирешкән грек викимедиачылары хәзер күбрәк психик үсеше буенча инвалидларны өйрәтүгә игътибар итә һәм төрле халыкара чараларда уңышлары турында уртаклаша.[2]

Баск викимедиачылар төркеме

Баск викимедиачылары берләшмәсе 2015 елның декабрь аенда оеша һәм 2016 елның башында Викимедиа Фонды тарафыннан таныла. Төркем әгъзалары төбәкләренең мәдәни мирасына кагылышлы материалларны Викимедиа проектларына кертүләре нинди өстенлекләр биргәне белән җирле мәдәни һәм белем бирү оешмаларын таныштырудан башлады.

Беренче хезмәттәшлек буларак, Басклар иле университетында (баск. Euskal Herriko Unibertsitatea) вики-резидент программасы булдырыла (Lore Agirrezabal). Киләчәк елда шундый ук проект Доностия — Сан Себастьянның Үзәк балалар китапханәсендә (баск. Donostiako Udal Liburutegien Sarea; Leire Cano) башкарыла.

2016 нчы елның 25 сентябреннән башлап, баскча Википедиядә язу Басклар иле университетындагы химия, физика, информатика, антропология, хокук, идарәчелек, фәлсәфә һәм башка юнәлешләр буенча укыту программасына кертелде.

2017 нче елның җәендә Баск башлангыч һәм урта белемдә инновацияләр агентлыгы (баск. Berritzegune) белән хезмәттәшлектә төбәк хөкүмәтләре финанслаган ике еллык мәгәриф проекты башланды. Бу инициатива чикләрендә юуйларда укыган студентларны 12-16-яшьлек мәктәп укучылары өчен тематик баск телле белем бирү контентын тудыру эшчәнлегенә җәлеп итү башланды. Викимедиа хәрәкәте барлыкка китергән төрле белем бирү коралларының интерфейсларны һәм Вики-проектларын мөмкинлекләрен куллануы буенча төп белешмәлекләрне баск теленә тәрҗемә итү әһәмиятле адым булды. Катнашкан тәрҗемәчелек юнәлеше студентларына бу проектта катнашу курс эше буларак саналды.

Шул ук вакытта, Россия ФГОСының (рус. Федеральный государственный образовательный стандарт) баск телле аналогы (Архивная копия от 18 августа 2019 на Wayback Machine) нигезендә төп 1610 мәкалә исемлеге әзерләнде. Болар баскча Википедиянең мәкаләләре саныннан 0,5 %-тан ким булса да, һәркөн мөрәҗәгәтьләрнең 7 %-тан артыгын туплый.[3]

2019 нче елның язында баск викимедиачылары беренче «Викимедиа+Мәгариф» конференциясен үткәрде. Тыгыз өч көнлек тематик программасы инглизчәгә һәм инглизчәдән синхрон тәрҗемә белән үткәрелде. Россия викимедиачыларының вәкиле буларак чарада татар телле викимедиачыларының Татарстанлы Тимерхан Шәйхетдинов (Тимерхан) катнашты. Сәләт викимәктәбе проектының эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашкан егетебез соңрак Биләр тирәләрендә узган IT BILER FORUM 2019 чикләрендә оештырылган җәйге төбәкара вики-программаны әзерләүгә һәм уңышлы башкаруга зур өлеш кертте.


Балалар өчен вики-мәгәриф Россиядә

Россиядә 12-16 яшьлекләр төркеме белән системалы рәвештә Акыллы Татарстан инициативасының Сәләт викимәктәбе проекты чикләрендә Татарстан викимедиачылары гына эшли әлегә. Проектның бүгенге җитәкчесе Хабиль Сәхәбиев.

2019 нчы елы дәвамында Викимедиа мөмкинлекләрен татар телле мәгарифтә куллану турында берничә эшлекле очрашу һәм өч публик презентация оештырылган иде. Шулай ук, Татарча Википедиядә мәкаләләр булдыруга юнәлгән «Татар 4.0» һәм «Википедия: Белем җәүһәрләре» бәйгеләре үткәрелде.

Искәрмәләр[править]

  1. Education Outreach:Txikipedia is born and you’ll love it
  2. How we defined what secondary education students need

Чыганаклар[править]

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.
Фикерләр[үзгәртү]


Викихәбәрләр һәм Wikimedia Foundation, Inc. мәкалә эчтәлегендә һәм фикерләшү бүлегендә язылган әйберләр өчен җаваплы түгел.


  • Manos Kefalas from Greece shared on some of their current work via Messenger: "Thank you. You can have a look in the following links to see how it becomes possible even for disabled school students (our second year program) to create well-standing articles in [Greek] Wikipedia: link 1 User's page, link 2 lib structure, link 3 article structure example - list of articles to start immediately / try a red link" --Frhdkazan (обсуждение) 08:33, 29 января 2020 (UTC)