Wikimedia CEE Meeting 2018: россияле викимедистлар делегациясе үз тәҗрибәсен уртаклашты

Материал из Викиновостей, свободного источника новостей

25 октября 2018 года

Конференция эмблемасы.
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына.
ВикихәбәрләрВикимедиа Фондының бер проекты.

Агымдагы елның 13-15 октябрь көннәрендә Украинаның Львов каласында Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илләре викимедиачыларының ел саен үткәрелеп килгән VII Wikimedia CEE Meeting 2018 конференциясе үтте. Чараның төп өлеше Украин католик университетының митрополит Андрей Шептицкий исемендәге үзәктә уздырылды. Конференция программасында һәртөрле докладлар, тематик түгәрәк өстәлләр, чыгышлар, семинар-практикумнар, формаль булмаган очрашулар, ачылу һәм ябылу тантаналары, шулай ук кала буйлап экскурсияләр каралган иде. Конференциядә 30-дан артык илдән килгән 127 делегат катнашты.

Митрополит Андрей Шептицкий ис. үзәк.

Өстәмә рәвештә конференция башланганчы, (12 октябрьдә) Львов үзәгендәге «Коммуна» коворкингында Асаф Бартовның тренинглары, ә 16 һәм 17 октябрь көннәре Викимедиа Украина оешмасы әгъзаларыннан торган оештыручылар такымы теләүчеләр өчен Карпат һәм Винницага вики-экскурсияләр әзерләде.

Үзләренә уңайлы булган телләрдә аралашучы конференция вәкилләре викитемалар буенча фикер алышуның бар мөмкинлекләрен файдаланып торды (кунакханә тирәсендәге кафе я рестораннарда, коридор, бүлмә яки лоббида соңга кадәр әңгәмәләште), хәтта волонтёр-оештыручы Виктор Семенюк үзенең Украинада булуына ышанып җитмәвен белдерде.

Бу региональ форумында быел Россия делегациясе тугыз кешедән торды: «Викимедиа РУ» исеменнән Владимир Медейко һәм Дмитрий Рожков, «Эрзя телле викимедистлар» юзер-төркеменнән Денис Кафтаев (Kaftaj) һәм Татьяна Святкина (Vaija), «Дон викимедиячеләре» территориаль юзер-төркеменнән Дмитрий Жуков, «Башкортстан викимедиячеләре» территориаль юзер-төркеменнән Зәйтүнә Нигамәтьянова һәм Сәрия Каһарманова (Сәриә62), «Россия халыклары телләрендә язып торучы Викимедиа җәмгыяте катнашучылары», Викимедиа РУ һәм әле генә теркәлә башлаган «Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме» тематик юзер-төркеме исеменнән Фәрһад Фаткуллин, (2018 ел викимедиачысы буларак), һәм дә соңгы дүрт ел дәвамында Варшавада укып торучы тумышы белән Ырынбур егете Вячеслав Чернев (Comp1089, Башкортча Википедия бюрократы, махсус грант буенча).

Россия халыклары телләрендәге Википедияләр: онлайн-күптеллелекне үстерү.

Чара барышында Россия делегациясе вәкилләре 4+2 кыска доклад (5 минутлык: Денис һәм Татьяна, Дмитрий Жуков, Зәйтүнә, Фәрһад) ясадылар. Такым шулай ук күләмле чыгыш ясады — Владимир Медейко һәм Дмитрий Рожков Россия Президенты Грантлары ярдәмендә башкарылган «Ачык китапханә» һәм «Ачык мирас», Фәрһад исә 2005 нче елдан бирле халык үзе үстерә торган Россия халыклары телләрендәге Википедияләр: онлайн-күптеллелекне үстерәбез проектларын тәкъдим итте.

Конференциянең рәсми эш теле буларак инглиз теле булса да, россиялеләрнең чыгышлары барышында башкорт, рус, татар (Фәрһад тәржемәсендә) һәм эрзя телләре (Татьянаның тәрҗемәсендә) дә яңгырады. Асафның тренингларында, ачылу-ябылу тантаналарында, конференция барышындагы пленар сессиялардә һәм төркемнәр буенча эшчәнлектә, шулай ук 15 октябрь көнне Львовның борынгы каласы буйлап үткәрелгән экскурсияләрендә Фәрһад бар теләүчеләр өчен рус һәм халыкара фан-клубларына ия булган башкорт вики-әбиләренең туган башкорт теленә якын булган татар теленә тәрҗемәче ролен үтәде.

Россиялеләр, Викимедиа Фондының грант ярдәмен алмыйча да, викида һәм аның тышында башкарган чаралары белән илләренең төрле төбәкләрендә Викимедиа хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлгән эшчәнлекләренең күләме һәм нәтиҗәләренең масштабы белән аудиторияне таң калдырды. Чит ил эштәшләребез ел саен үткәрелеп торучы «Кельт төене» исемле Википедия телләре (Бөекбритания: 2017, 2018) конференциясендә Россия халыклары телләрендәге Викимедиа проектлары һәм аларның җәмгыятьләре турында тирәнрәк докладлар белән чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Россиялеләргә шулай ук Викимедиа хәрәкәте стратегиясенә багышланган халыкара фикер алышу чараларында активрак катнашырга чакыру ясалды - һәр яз саен Берлинда үткәрелә торган конференция 2019 елдан башлап нәкъ бу темага багышланачак. Анарда катнашу тәртибе дә үзгәрә - 2018 елның 1 декабрь көненә үз эшчәнлеге буенча тиешле хисапларны тапшырган һәрбер Викимедиа берләшмәсеннән берәр вәкил катнаша ала.

Чараның бар фото, видео һәм башка материалларын Викиҗыентыкның тематик категориясендә күреп була. Төп залдан алып барылган туры трансляциясе видеоязмаларын YouTube'та карагыз. Wikimedia.Ukraina@Facebook битендә конференциянең ябылу өлешен күреп була (20:00-32:30).

Шулай ук карагыз[править]

Чыганаклар[править]

Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж
Викияңалыклар өчөн оригиналь репортаж

Бу мәкалә Викихәбәрләр өчен махсус рәвештә язылган. Бу материалда оригиналь репортаж һәм тикшеренүләр бар.

Мәгълүматның чыганагы күрсәтелмәгән очракта, автор үзе чыганак булып тора. Мәкалә авторын билгеләү өчен, мәкалә тарихынан аны кем яза башлаганын башлаганын күрә аласыз.

Мәкаләгә кермәгән, сезгә билгеле булган фактлар булса, мәкаләгә өстәп языгыз. Вакыт үтүе белән вәзгыять үзгәрә торса — яңа мәкалә языгыз. Сорауларыгыз булса форумда күтәрегез.

Комментарии[править]

Викиновости и Wikimedia Foundation не несут ответственности за любые материалы и точки зрения, находящиеся на странице и в разделе комментариев.