ФАДН яңадан Википедиянең әһәмиятле өлешен таныды
27 декабря 2020 года
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына. Викихәбәрләр — Викимедиа Фондының бер проекты. |
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (ФАДН) үзенең «Төп сүз» (рус. Ключевое слово) премиясе белән яңадан башкорт википедиячыларны билгеләдә, үз конференциясенең секцион утырышында Россия Федерациясе вики-волонтёрларының Татарстан Республикасы институтлары белән хезмәттәшлеге турында чыгышны тыңлады.
2020 елда «Махсус казанышлар өчен» (рус. За особые заслуги) номинациясендә җиңүне башкорт телле вики-җәмгыятьнең рәсми булмаган лидеры, Онлайн ВикиМәктәбенең автор, оештыручы һәм алып баручысы, Башкортстан викимедиачылары юзер-төркеме, «Россия халыклары телләрендәге Викимедиа» онлайн-җәмгыяте һәм халыкара төрки вики-хөзмәттәшлегенең барлыкка килүләренә зур өлеш керткән Рөстәм Гатауллин (Рөстәм Нурыев) яулады. Үткән елны «Иң шәп социаль инициатива» (рус. Лучшая социальная инициатива) номинациясендә җиңүче буларак ФАДН Зәйтүнә Нигъмәтьянова (З. ӘЙЛЕ) авторлыгындагы «Вики-әбиләр» (рус. Вики-бабушки) проектын таныды.
-
«Махсус казанышлар өчен» номинациясендә лауреат дипломы: Рөстәм Гатауллин, «Башкортча Википедия: 15 ел» проекты
«Россия халыклары телләрен үстерү һәм саклау буенча иҗтимагый инициативалар: яңа ысуллар һәм төбәкләрнең инновацион проектлары» (рус. Общественные инициативы по сохранению и развитию языков народов России: новые решения и инновационные региональные проекты) секциясендә чыгыш ясаган 2018 елның Ел викимедиачысы һәм Татарстанның татар теле комиссиясе әгъзасы Фәрһад Фәткуллин Вики-акыллы Татарстан проектының татар телле өлешенең үсеше турында сөйләде, ФАДН һәм башка Россия халыклары телләрендә контент тудыручыларны Россия Президенты Администрациясе Кремль, илнең Хөкүмәте, Федераль Җыелышы һәм башка институтлардан үрнәк алып Creative Commons төрендәге ирекле лицензияләрне активрак кулланырга чакырды.
Вики-җәмгыятьләрнең өлеше әһәмиятенә шулай ук бу секциядә үк алдан чыгыш ясаган РФА Тел белеме институтының кече санлы халыкларның телләрен саклау һәм тикшерү лабораториясе фәнни хезмәткәре дә игътибар итте. Вепсча һәм ливвикча бүлекләренең яхшы динамикасын телгә алып, Вики-инкубатордагы үсеп торучы Карелча Википедия эчтәлеге әлегә күбрәк ботлар ясаган үзгәртүләрдән торуын ассызыклады Карина Мищенкова .
-
Викимедиачылар тәҗрибәсе турында чыгыш слайдлары
Еллык «Тел сәясәте: Россиякүләм экспертиза» (рус. Языковая политика: общероссийская экспертиза) форум-диалогның 2020 елгысы 18 декабрь көнне катнаш форматта узды — Мәскәүдәге оффлайн чараның катнашучылары төп трансляция һәм модерация үзәгенә әйләнгән «Метрополь» кунакханәсендә түбәндәге вакыйгаларга җыелды:
- «Дәүләт милли сәясәтенең алдынгы бурычы булган тел күптөрлелеген саклау» (рус. Сохранение языкового многообразия как приоритетная задача государственной национальной политики) пленар утырышы һәм «Төп сүз 2020» премиясенең лауреатларын бүләкләү мөрәсиме
- «Россиякүләм тел мохите: контекст, сәясәт, практика» (рус. Общероссийское языковое пространство: контекст, политика, практика) 1-нче уртак секциясе
- соңыннан параллель рәвештә узган «Кибермохиттә тел күптөрлелеген үстерү һәм саклау өчен киртәләр һәм яңа мөмкинлекләр» (рус. Новые вызовы и возможности для сохранения и развития языкового многообразия в киберпространстве) 2-нче һәм «Россия халыклары телләрен үстерү һәм саклау буенча иҗтимагый инициативалар: яңа ысуллар һәм төбәкләрнең инновацион проектлары» (рус. Общественные инициативы по сохранению и развитию языков народов России: новые решения и инновационные региональные проекты) 3-нче секцияләре.
Чарадан киңрәк скриншот-репортаж өчен Викиҗыентык төркемен карагыз.
-
ФАДН җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин алып бара
-
Федерация Советы исеменнән Лилия Гөмәрова сәламли
-
Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү һәм саклау фондының идарәсе рәисе Татьяна Кортаваның пленар чыгышы
-
Россия фәннәр академиясенең Тел белеме институты җитәкчесе Андрей Кибрикның пленар чыгышы
-
Мәгарифкә кагылышлы кануннамәләр буенча федераль үзәге исеменнән уртак секцион утырыш чыгышы
Продолжение: Казанда татар вики-волонтёрларны котладылар |
Предыдущая новость: «Минем Татарстан» вики-марафоны татар телле буларак старт алды |
Чыганаклар
[править]

Зинһар, Викихәбәрләр порталында аралашу кагыйдәләре белән танышып чыгыгыз.
Мәкаләнең җитешсезлекләрен хәбәр итү өчен (мәсәлән, хата яки башка кимчелекләр), фикер алышу битен кулланыгыз.
Бу биттәге фикерләр нейтраль караш тәртибенә туры килмәсә дә, тема чикләреннән чыкмагыз, ызгыш-талашка, башкаларны кимсетүгә юл куймагыз. Уйланырлык, фәһем алырлык, кәңәш булырдай тәкъдимнәр язырга тырышыгыз. Фикер алышуга, дусларча аралашуга корылган әңгәмә өчен булсын бу очрашу урыны. Бу турында уйланыгыз, зинһар.
Фикер язу өчен берничә киңәш:
- Яңа темаларны аскарак урнаштырыгыз.
- Яңы тема өчен юл башында йолдыз билгесен «*» кулланыгыз. Артабан үзегез әйтергә теләгән фикерне языгыз.
- Җавап бирү өчен юл башында алда торган фикердәге йолдызларга тагын берсен өстәп яза башларга кирәк.
- Хәбәрегезгә дүрт дулкын файдаланып (~~~~) кул куеп барыгыз. Алдан карау һәм саклау гамәлләре кылынганда алар урынына сезнең хисап язмагыз исеме һәм шул көнге датасы күрсәтеләчәк.
Игътибар! Мәкаләдәге темага туры килмәгән язмаларны фикер алышуда катнашкан һәркем яшерә, яки бетереп ташлый ала.
Ярдәмче мәгълүмат | Караулар статистикасы • Бит турында мәгълүмат |
- Новости на татарском языке
- 27 декабря 2020
- Новости 2020 года
- 2020
- 27 декабря
- Декабрь 2020
- Викимедиа
- Содержат перевод на русский язык не переводимых в прочих случаях слов
- Оригинальные репортажи Frhdkazan
- Оригинальные репортажи, опубликованные Krassotkin
- Оригиналь репортажлар
- Вики-акыллы кешелек
- Акыллы төбәк
- Акыллы Татарстан
- Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
- Авторлык хокукы
- Россиядә авторлык хокукы
- Россия президенты Администрациясе
- Азия
- Башкортча Википедия
- Башкорт теле
- Ботлар (программа)
- Вепсча Википедия
- Вепс теле
- Вики-әбиләр
- Ел викимедиачысы
- Викимедиачылар
- Башкортстан Викимедиачылары
- Википедия
- Дәүләт Думасы
- Европа
- Зәйтүнә Нигъмәтьянова
- Викимедиа инкубаторы
- РФА Тел белеме институты
- Карелча Википедия
- Карел теле
- Карина Мищенкова
- Ливвикча Википедия
- Ливвик сөйләме
- Метрополь (кунакханә, Мәскәү)
- Мәскәү
- Бүләкләр һәм премияләр
- 2020 елгы бүләк һәм премияләре
- Россия бүләк һәм премияләре
- Җәмгыять
- Башкортстандагы җәмгыять
- Россиядәге җәмгыять
- Татарстан җәмгыяте
- Сәясәт
- Россия сәясәте
- Россия Федерациясе Хөкүмәте
- Интеллектуаль милек хокукы
- Россиядә интеллектуаль милек хокукы
- Хокук
- Россиядә хокук
- Җинаять һәм хокук
- Башкортстан Республикасы
- Татарстан Республика
- Россия Федерациясе
- Рөстәм Гатауллин
- Ирекле лицензияләр
- Татарча Википедия
- Татар теле
- Фәрһад Фәткуллин
- Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык
- Россия Федерациясе Федераль Җыелышы
- Форумнар (чаралар)
- 2020 елгы форумнар (чаралар)
- Мәскәүдәге форумнар (чаралар)
- Россиядәге форумнар (чаралар)
- Фоторепортажлар
- Телләр һәм диалектлар
- Россия телләре һәм диалектлары
- Станислав Бедкин
- Федерация Советы
- Лилия Гөмәрова
- ЮНЕСКО
- Барысы өчен мәгълүмат
- Евгений Кузьмин (1955)
- Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү һәм саклау фонды
- Татьяна Кортава
- Андрей Кибрик
- Мәгарифкә кагылышлы кануннамәләр буенча федераль үзәге
- Бастырылган
- Россия в декабре 2020 года