«Минем Татарстан» вики-марафоны татар телле буларак старт алды
21 декабрь 2020
Бу мәкаләдә Викимедиа Фонды, аның белән бәйле проект яки шәхесләр телгә алына. Викихәбәрләр — Викимедиа Фондының бер проекты. |
Татар теле буенча комиссия, Викимедиа РУ һәм татар телле юзер-төркеме бергәләп татарча Википедиядә Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыгы турында мәкаләләр язу вики-марафонын җибәреп алды. «Минем Татарстан» бәйгесе 2020 елның 15 декабрь белән 2021 елның 31 гыйнвар арасында уза.
Конкурска мәгълүмати ярдәмне Татар-информ агентлыгы күрсәтә: 4 декабрь көнне онлайн пресс-конференцияне Архивная копия от 17 мая 2021 на Wayback Machine оештыра. Журналистларга тәкъдим ителгән игълан һәм бәйге нигезнәмәсе текстларының шулай ук русча версияләре дә бар (пресс-релиз һәм положение).
Вики-марафон кагыйдәләре билгеләгәнчә:
4 яки күбрәк квалификацион мәкаләне булдырган бар катнашучыларны бүләкләү каралган. Номинациянең приз фонды 200 мең сум буларак билгеләнгән, финалистлар бәйге чикләрендә кабул ителгән бар хезмәтләренең сыйфатлары өчен бирелгән баллар суммасына пропорциональ килеш бүләкләнәчәк.
-
«Вики-акыллы Татарстан» проекты эмблемасы
Бәйге башлату фикере Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгәриф, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Айрат Зарипов белән вики-мөмкинлекләрне кулланып татар теленең тотрыклы цифрлы чоры киләчәген тәэмин итү юл картасын әзерләүгә багышланган атналык очрашулар барышында 2020 елның 12 октябрь көнендә барлыкка килә.
Проект Комиссия җитәкчесе, Татарстан Республикасы парламентының вице-спикеры Марат Ахметовның хуплавын ала. Призлар фондын «Сервис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кертте, мәгълүмати яктырту ягы белән «Татмедиа» медиахолдингы, «Татарстан — Яңа Гасыр» һәм ДТРК «Татарстан» телерадиокомпанияләре ярдәм итәргә килеште.
Бәйгене оештыру өчен Викимедиа РУ җаваплы. Техник ягын һәм әсәрләрне бәяләү эшен Татарча Википедия идарәчеләре — татар телле Викимедиа юзер-төркеме әгъзалары башкарачак. Жюри рәисе итеп 2018 ел Викимедиачысы Фәрһад Фәткуллин билгеләнде.
Бәйгегә кертелгән әсәрләрне бәяләү һәм балларны исәпләү жюри коралы ярдәмендә башкарылачак — бусы минималь критерийларга туры килүче мәкаләләрне генә кабул итә, аерым пунктлар буенча балл бирмәүгә яки күбрәк бирүгә мөмкинлек бирми. Шулай ук бар булдырылган хезмәтләр автор исемен күрсәтүче истәлекле калып-такталары белән тамгалана һәм бәйге мәкаләләре тупланган төркемдә туплана.
-
Татарстан Республикасы туграсы
-
Татарча Википедия эмблемасы
-
Комиссия әгъзасы папкасы
-
«Викимедиа РУ» табышсыз партнёрлыгы эмблемасы
-
Татар телле викимедиачылар юзер-төркеме эмблемасы
Гамәлдәге вики-марафон дәвамында викимедиачылар 2021 елның 21 февраль белән 15 апрель арасында узарга торучы өченче еллык «Татар 4.0» бәйгесенең форматы үзенчәлекләрен дә билгелиячәк. Татар теле мәсьәләләре буенча комиссиясе җитәкчелеге шулай ук быелгы «Төрки марафон» һәм «Энциклопедия үзәге» марафоннарының нәтиҗәләрен уңай бәяләде, иҗтимагый файдасы булган татар телле контентны тудыруга юнәлгән башка тематик проектларны булдыру өстендә уйларга чакырды. Параллель рәвештә Татарстанда «Россия белән таныш» проектының марафоннарында катнашу өстендә дә эшчәнлек алып барыла.
Продолжение: |
Чыганаклар[править]

Зинһар, Викихәбәрләр порталында аралашу кагыйдәләре белән танышып чыгыгыз.
Мәкаләнең җитешсезлекләрен хәбәр итү өчен (мәсәлән, хата яки башка кимчелекләр), фикер алышу битен кулланыгыз.
Бу биттәге фикерләр нейтраль караш тәртибенә туры килмәсә дә, тема чикләреннән чыкмагыз, ызгыш-талашка, башкаларны кимсетүгә юл куймагыз. Уйланырлык, фәһем алырлык, кәңәш булырдай тәкъдимнәр язырга тырышыгыз. Фикер алышуга, дусларча аралашуга корылган әңгәмә өчен булсын бу очрашу урыны. Бу турында уйланыгыз, зинһар.
Фикер язу өчен берничә киңәш:
- Яңа темаларны аскарак урнаштырыгыз.
- Яңы тема өчен юл башында йолдыз билгесен «*» кулланыгыз. Артабан үзегез әйтергә теләгән фикерне языгыз.
- Җавап бирү өчен юл башында алда торган фикердәге йолдызларга тагын берсен өстәп яза башларга кирәк.
- Хәбәрегезгә дүрт дулкын файдаланып (~~~~) кул куеп барыгыз. Алдан карау һәм саклау гамәлләре кылынганда алар урынына сезнең хисап язмагыз исеме һәм шул көнге датасы күрсәтеләчәк.
Игътибар! Мәкаләдәге темага туры килмәгән язмаларны фикер алышуда катнашкан һәркем яшерә, яки бетереп ташлый ала.
Ярдәмче мәгълүмат | Караулар статистикасы • Бит турында мәгълүмат |
- Новости на татарском языке
- 21 декабрь 2020
- Новости с ошибочной датой
- Викимедиа
- Оригинальные репортажи Frhdkazan
- Оригинальные репортажи, опубликованные Krassotkin
- Оригиналь репортажлар
- Вики-акыллы кешелек
- Акыллы төбәк
- Акыллы Татарстан
- Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме
- Республика Татарстан
- Викимедийцы России
- Вики-марафоны
- Мой Татарстан
- Комиссия при Президенте Республики Татарстан по вопросам сохранения и развития татарского языка
- Татарская Википедия
- Татар-информ
- Русский язык
- Татарский язык
- Википедия
- Государственный Совет Республики Татарстан
- Айрат Зарипов
- Марат Ахметов
- Викимедиа РУ
- Группа татароязычных участников сообщества Викимедиа
- Вики-проекты Викимедиа
- Викимедиец года
- Фархад Фаткуллин
- Викимедийцы
- Википедисты
- Fountain
- Татмедиа
- Тюркский марафон
- Татар 4.0
- Ядро энциклопедии
- Узнай Россию
- Языки и диалекты
- ООН
- Президент Российской Федерации
- Министерство иностранных дел Российской Федерации
- Совет Федерации
- Полномочные представители президента Российской Федерации в федеральных округах
- Главы субъектов Российской Федерации
- Общественная палата Российской Федерации
- Фонд президентских грантов
- Федеральное агентство по делам национальностей
- Новый Век (телерадиокомпания)
- Татарстан (телерадиокомпания)
- Бастырылган
- Содержат текст на татарском языке