Россиялеләр беренче тапкыр Викимедиа күптеллелек конференциясендә чыгыш ясады
15 июля 2020 года
| В этой статье упоминается Фонд Викимедиа, какой-либо из его проектов или люди, имеющие к ним отношение. Викиновости — один из проектов Фонда Викимедиа. |
Викимедияның беренче тулысынча онлайн «Кельт төене» конференциясенә Википедияның Русия халыклары телләрендәге бүлекләре вики-җәмгыятьләренең тәҗрибәсе турында Зәйтүнә Ниғәмәтжанова, Олег Абарников һәм Фәрхәд Фәткуллин доклад җибәрде. Гомумән инглиз телендә узган бу чара битләре өлешчә русчага һәм татарчага тәрҗемә ителде.
Ел саен узгарылган күптеллелек буенча IV конференциянең оештыручылашлары — Бөекбритания һәм Алмания Викимедиа илкүләм оешмалары, Ирландия Викимедиа берләшмәсе" юзер төркеме һәм «Викимедиа тел күптөрлелеге» җәмгыяте. Туры эфир программасындагы чыгышларның күп өлеше рус теленә тәржемәләнгән, «алдан язылганнары» өстендә эш дәвам ителә.
-
Слайдларның рус телле версиясе һәм телгә алынган фактларны дәлилләүче сылтамалар белән тулы беренчел тексты.
Ике көнлек чаралар программасы параллель онлайн-чаралар белән баетылды, алар конференция алдыннан үтте. Оештыручылар белдерүенчә, төрле сәгать зоналарында яшәүче (Океаниядан алып АКШ-ның Көнбатыш яр буена чаклы) 150 кеше тирәсе теркәлгән иде. Катнашучыларның үз-ара аралашуы алдан булдырылган Телеграм-каналларда, YouTube туры эфирлары чатларында һәм программаның һәр элементы өчен каралган Etherpad блокнотларында барды.
-
Русия викимедиачыларының видео-докладларынның рус телендәге дубляжы
Быел конференциядә ирланд теленә басым ясалды, бу ике көндәге пленар чыгышларда да, шулай ук беренче көннең мәдәни программасында да («ирланд шигърияте һәм биюләре») чагылды. Викидата буенча чыгышларның күплеге бу коралның аз санлы халыклар өчен аеруча мөһим булуы белән аңлатыла. Алдан язылган докладлардан бигрәк тә Викимедиа проектларын Басклар илендә һәм Уэльста белем бирү өлкәсендә куллану мөмкинлекләре турындагы видео-доклад барлык катнашучыларны да кызыксындырды.
-
Баск викимедиачеләреннең видео-докладының русчага тәрҗемәсе.
Чараны алдан ук Ирландиянең Лимерик шәһәрендә Хант музеенда офлайн үткәрү күзалланса, COVID-19 оештыручыларны планнарын үзгәртергә мәҗбүр итте. Онлайн өчен махсус оештырылган чарада динамизм күзәтелде — күпчелек сессияләр 15-30 минут барды, иң озыны исә бер сәгаьлек Викимедиа җәмгыятенең COVID-19 турында күп телле мәгълүмат чыгару һәм тарату турында панель дискуссиясе булды.
«Башкортнамэ» проекты турында чыгыш башкортча ясалды һәм яңгыратылды — инглизчә һәм соңыннан русчага тәрҗемәчесе тавышы булмаган оригиналь башкорт язмасын китерәбез.
«Кельт төене 2020» чарасында русиялеләрнең катнашуыннан соң Викимедиа Фонды вәкилләре гомуми Викимедиа хәрәкәтенең вики-чараларын оештыруны якшырту мәсьәләләре буенча Россия телләре җәмгыятьләре вәкилләренең фикере белән кызыксынды.
Чыганаклар
- Новости на русском языке
- 15 июля 2020
- Новости 2020 года
- 2020
- 15 июля
- Июль 2020
- Викимедиа
- Оригинальные репортажи Frhdkazan
- Оригинальные репортажи, опубликованные Krassotkin
- Оригинальные репортажи
- Умный регион
- COVID-19
- Etherpad
- Telegram
- YouTube
- Великобритания
- Викиданные
- Видеорепортажи
- Вики-проекты Викимедиа
- Викимедиа Великобритания
- Викимедиа Германия
- Викимедиа сообщество Ирландии
- Викимедийцы
- Викимедийцы России
- Германия
- Европа
- Зайтуна Нигаматьянова
- Интернет
- Ирландия
- Ирландская культура
- Ирландская литература
- Ирланская поэзия
- Ирланские танцы
- Ирландский язык
- Кельты
- Конференции
- Конференции 2020 года
- Культура
- Культура Ирландии
- Лимерик (город)
- Литература
- Литература в Ирландее
- Музей Хант
- Народы России
- Образование
- Общество
- Океания
- Олег Абарников
- Онлайн-трансляции
- Пандемии
- Пандемия COVID-19
- Разделы Википедии на языках России
- Русский язык
- События Викимедиа
- Страна Басков
- США
- Танцы
- Танец в Ирландии
- Татарский язык
- Уэльс
- Фархад Фаткуллин
- Фонд Викимедиа
- Эпидемии
- Языки и диалекты
- Языковое разнообразие в Викимедиа
- Бастырылган
- Оригиналь репортажлар
- Россия в июле 2020 года


